Яңа ел алдыннан кибеттән чүлмәккә утыртылган чыршы сатып алдык.
Ул безгә Яңа ел кәефе бүләк итте. Аннан соң кирәге бетте. Тәрәзә төбендә утырды. Беркөнне редакциягә алып килдем. Ильяс абый Фәттаховка бирдем. Беләм, ул моңа бик куаначак. Шулай булды да.
-Мин чыршыны өйгә алып кайтып, безнең каршыдагы паркка утыртам, - диде.
Безнең редакция утырткан һәм карап торган парк бар анда.
Ильяс абый шулай итте дә.
Мескен чыршы рәхәтләнеп сулыш алгандыр инде.
Нет комментариев