Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Covid-19 инфекциясенең 94 яңа очрагы теркәлгән

    Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 94 яңа очрагы теркәлгән

    Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 94 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

    «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 94 очрагы теркәлде. Шулай итеп, арта бару тәртибендә барлыгы 11 мең 323 очрак булды», - дип хәбәр итте спикер.

    Авдонина сүзләренчә, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 8 мең 367 тест үткәргән. Авыруны элемтә аша йоктырган 1169 татарстанлы табиблар күзәтүендә кала.

    Реклама

    Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 54 кешесе савыгуын әйтте.

    татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/11-12-2020/uzgan-t-lekt-tatarstanda-covid-19-infektsiyasene-94-ya-a-ochragy-terk-lg-n-5791824

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: