erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чыгарылыш сыйныф укучылары Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары белән очрашты

Арча педагогия көллиятендә “Мәдәниятләр калейдоскобында фән һәм без” дигән мәдәни-мәгариф проекты үтте. Анда Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары, чыгарылыш сыйныф укучылары, чит телләр укытучылары, республиканың 10 районыннан килгән психологик-педагогик сыйныфта укучылар катнашты.

Арча педагогия көллияте республика өчен милли педагогик кадрлар әзерләү урыны булып тора. Әлеге проектны нәкъ менә биредә үткәрү фикере дә очраклы килеп тумаган. Моны үзенең сәламләү сүзендә көллият директоры Гөлнара Гарипова билгеләп үтте.
“Соңгы 16 ел дәверендә безнең көллияттә укучылар һәм студентлар өчен “Фән һәм без” дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Быелгы апрель дә искәрмә түгел. Бүген без әлеге ике конференцияне берләштерергә булдык”, – диде ул, барлык катнашучыларга уңышлар теләп. – Әлеге проектның шушындый тулы зал җыюы куандыра. Бүген укучылар, студентлар белән очрашуга Казан федераль университеты укытучылары, студентлары да килде. Безнең белән һәрвакыт элемтәдә булганнары, ярдәм итәргә әзер торулары өчен рәхмәт аларга”. 

Район башлыгы Илшат Нуриев, кунакларны бөек татар шагыйре Габдуллла Тукай Ватаны булган Арча җирендә сәламләп, укытучы һөнәренең бөек һөнәр булуын билгеләп үтте. “Узган елгы физика буенча Нобель премиясе лауреатын кем хәтерли? Берәү дә хәтерләми. Ә беренче укытучысын кем хәтерли? Барыгыз да хәтерли. Менә шулай укытучы үзе укыткан укучыларының йөрәгендә мәңге яши”, – диде ул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча педагогия көллияте Казан федераль университеты белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Көллиятне тәмамлаган студентларның яртысыннан артыгы укуын әлеге уку йортында дәвам итә. Бүген очрашуга килгән университетның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе директоры Резеда Мөхәммәтшина, рус теле һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе деканы Фәнүзә Тарасова укучыларга керү имтиханнары, минималь баллар, бюджет урыннары буенча тулы мәгълүмат бирде. 
Инглиз, рус, испан, немец, француз һәм башка чит телләр буенча көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләү белән беррәттән институтта татар теленә дә зур игътибар бирелә. Рамил Мирзаһитов “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыте белән берлектә татар телендә язучы журналистлар әзерләүләре турында да билгеләп үтте. 
“Татар теле дип янып-көеп яшәүче укучыларны без әлеге белгечлек буенча укырга чакырабыз, – диде ул. – Әлеге юнәлеш буенча сезнең якташларыгыз Рамил Мөхетдинов, танылып килүче артист Илназ Бахны аерым билгеләп үтәсем килә”. 

Тантаналы өлештән соң Казан федераль университеты укытучылары, әлеге уку йортында белем алучы чит илләрдән килгән студентлар укучылар белән төрле юнәлешләрдә осталык дәресләре үткәрде, алар белән чит телдә аралашты. Укучылар һәм студентлар районара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады, ә чит телләр укытучылары семинарда катнашты. 
“Бүген без семинарга 10нчы сыйныф укучылары белән килдек, – диде Арчаның икенче мәктәбе инглиз теле укытучысы Лилия Сәгъдиева. – Бик кирәкле, кызыклы очрашу булды. Укучыларга да бик ошады. Алар испан һәм француз телләре буенча осталык дәресләрендә катнашты. Аларның кайберләре мәктәпне тәмамлагач филология буенча укырга керергә җыена. Бүгенге очрашудан алар тагын да канатланып, Казан федераль университетына керү теләге белән янып кайтып киттеләр. Укытучылар белән университет доценты Ольга Букач чиста инглиз телендә семинар уздырды. Бер сәгатьтән артык барды ул. Дәресләрне Кембридж системасы буенча үткәрү турында сөйләде ул. Бик күп файдалы мәгълүмат алдык”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X