erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дамир Нуриәхмәтов белән очрашу булды

“Мин бит Тукай якташы”

 

“Хәерле көн!” – диеп, кардәшләргә

Имин, якты тормыш телибез.

Иң затлылар иселеге башын

Бизи безнең туган телебез.

 

       25 нче февраль көнне Халыкара туган телләр көне уңаеннан Татарстан Республикасының балалар шагыйрьләре һәм күренекле язучылары катнашында «Туган тел» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында “Мин бит Тукай якташы” исеме астында балалар шагыйре, "Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы - Нуриәхмәтов Дамир Фәтхрахман улы белән очрашу булып узды. Дамир Фәтхрахман улы 1961 елның 7 нче сентябрендә Арча районы Урта Бирәзә авылында туган. 1978 нче елда Арча 3 нче номерлы урта мәктәбен тәмамлаган. Хезмә юлы Арча транспорт оешмасында слесарь булып башлаган. 1979-1981 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Армиядән кайткач Әтнә авыл хуьалыгы техникумында белем алган.Аннан хезмәт юлы колхозда шофер, кырчылык бригадасы җтәкчесе, газ хезмәте буенча оператор булып дәвам итә.

     Беренче шигырьләре район газетасында 2000 елларда дөнья күрә. Иҗатына этәргеч булып “Мин бит Тукай якташы” исемле шигыре тора. Ватаным Татарстан газетасында басылып чыга.

Тукай – безнең маягыбыз,

Тукай – безнең юл башы.

Горур тотамын башымны –

Мин бит Тукай якташы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дип горурлык хисләре белән яза безнең бүгенге кунагыбыз Дамир  абый Нуриәхмәтов.

2015 елда Арча шәһәрендә эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең “Шигъри тәлгәшләр” җыентыгында берничә шигыре урын ала. 2016 елда 1-4 нче сыйныф укучылары өчен Арча төбәге әдипләре иҗатын туплаган “Без бит – Арча яклары” исемле хрестомиядә дә шигырьләре  басылган. 2017 елда “Ачтым күңелем пәрдәсен”дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Озак та вакыт үтми 2019 нчы елда “Кайтам әле ...” исемле китабы басылып чыга.

        Дамир абыйның шигырьләрендә күбрәк табигать, туган як, туган якның, тормышның гүзәллеге тасвирлана. Балаларыбыз башкаруында “Бал корты белән сөйләшү”, “Сөт эчәбез”, “Акбай белән сыерчык”, “Арган балта”, “Чуар тавык” шигырьләре яңгырады.

       Менә без бәхетле, чөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдибебез белән очраштык. Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте. Безнең белән очрашуга килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!

 

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хайруллина А.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X