erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дару урынына - солы боткасы

Солы боткасын даими ашасагыз, даруханәләрнең кайдалыгын да онытырсыз һәм даруларга тотыласы акчагызны янга калдырырсыз.

Галимнәр, солы боткасын даими ашау, безне тынычландырып кына калмыйча, акыллырак итәргә дә сәләтле, дигән фикергә килгән. Шулай ук, яхшы хәтерен картлык көненә кадәр сакларга теләүчеләргә дә солы боткасы ашарга киңәш ителә.

Солы боткасы - холестерин дәрәҗәсен көйләүнең һәм кан тамырларында яссы төерләр барлыкка китермәүнең иң яхшы чарасы. Сөякләрне, тешләрне ныгыту һәм теш черүен, сөяк тукымасы калынаюын булдырмас өчен дә солы боткасы ашарга кирәк.

Әгәр кан басымыгыз югары булса яисә йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска теләсәгез, һәр көнне өчәр тапкыр яртышар стакан солы төнәтмәсе эчегез. Төнәтмә болай әзерләнә: 1 стакан солы ярмасына 1 литр су салып, суы яртылаш калганчы кайнатыгыз, сөзегез.

Тәнне чистарту һәм артык авырлыктан арыну өчен түбәндәге төнәтмәне әзерләргә була. 3 стакан солыга 3 литр су салып, сүрән ут өстендә 20 минут кайнаталар, аннары савытны сөлге белән төреп, бер тәүлек тоталар. Шуннан соң сөзәләр, 100 грамм бал салалар, савытның капкачын ябалар һәм янә кайнатып чыгаралар. Суынган төнәтмәгә лимон суты өстиләр һәм суыткычка куялар. Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр берәр стакан эчәләр.

Сәламәт булыгыз, дуслар!

Фото: gastronom.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Daru-urinina-soli-botkasi-204742/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X