erid:2VtzquqpS7d
Депутат Арчада халыкны кабул итте
Арча яңалыклары

Депутат Арчада халыкны кабул итте

Районда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин халыкны кабул итте.

 

Пенсия, инвалидлык, торак һ.б. мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Лотфулла Нурисламович, һәркемне игътибар белән тыңлады. Тиешле инстанцияләр белән берлектә һәр мәсьәләне өйрәнеп хәл итәргә тырышачагын әйтте. Сораулар барысы да язып барылды, булган документларның күчермәләре алынды. Мөрәҗәгать итүчеләрдә, депутат белән сөйләшкәч, борчыган сорауларының уңай хәл ителүенә өмет, ышаныч уянды.

 

 

 

 


Нет комментариев