erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Депутатлар Арчада

Районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин булып китте.

Очрашулар региональ атна кысаларында үтте. Беренче булып депутатлар “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул иттеләр, игътибар белән аларның сорауларын тыңладылар, аралаштылар, җаваплар бирделәр.

Бөтен гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, лаеклы ялга чыккач җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнгән хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы Илдус Абдрахманов бүгенге көндә күпләрне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте.

– Минем соравым бик күпләргә кагыла. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балаларына нинди дә булса ташламалар кертеп булмас микән? Начар тормышта яшәмибез, бөтен нәрсә бар. Әмма җитәкчеләр тарафыннан игътибар да булса иде, – диде ул. – Икенче соравым да шушы темага кагыла. Сугыш чорында биш миллионга якын кеше хәбәрсез югалды. Табылганнары бар, табылмаганнары да күп. Аларны сугышта һәлак булганнар итеп тану мәсьәләсен Дәүләт думасында карап булмас микән?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу сораулар Рөстәм Кәлимуллинда кызыксыну уятты һәм ул аларны Дәүләт Думасына җиткерергә вәгъдә бирде.

– Профсоюз кертемнәрен бюджет өлкәсендә эшләүче һәр кеше түләп бара. Әмма юлламалар төрле чикләүләр нәтиҗәсендә барысына да бирелми. Бу чикләүләрне яңадан карап булмыймы? – дип сорады халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакирова.  

 Гражданнар белән очрашудан соң Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Арча муниципаль районының вәкаләтле органында “Бердәм Россия” фракцияләре депутатларының икътисад һәм социаль өлкәнең, районның һәм халкының тормышын  тиешле дәрәҗәгә күтәрү буенча эшләүче барлык системаларның тотрыклы үсешенә ирешү, милләтара, конфессиаара һәм гражданлык килешүе  мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре депутат

2
X