erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Депутатлар өметне акласын иде

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбендәге сайлау участогында иртәдән сайлаучылар күп килде. Сәгать 10 тулып киткәч, сирәгәйделәр, шулай да агым тукталмады, бер—бер артлы килеп тордылар.

29 ел милициядә эшләгән 85 яшьлек Хәлиулла Хәбибуллин да шушы вакытта килде.

-- Хәзер кеше әйбәт яши, -- дип сөйләде ул. – Кайбер йортта өчәр машина. Зарланырлык түгел. Тырышлык кирәк. Мин үзем сугыш елы баласы. Безнең балачакны сугыш урлады. Минем теләгем шул: сугыш чоры балаларына хөкүмәтебез берәр төрле кайгыртучанлык, ярдәм күрсәтсен иде.

Кулинариядә эшләп пенсиягә чыккан Асия Мөхәммәтова оныгы Алисә белән сайлауга килде. Аңа да 85 яшь.

-- Мин сайлауга бәйрәмгә килгән кебек киләм, -- диде ул. – Дөньялар тыныч, тормышлар тагын да яхшырсын иде, дип йөрүем.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Оныгы Алисә төзүчелеккә укый. Ул сызган сызымнар буенча мунча салганнар. “Арчада эш урыны, һөнәрләр буенча көндәшлек булсын иде, --дип тели. -- Көндәшлек булса, сыйфат та яхшыра, хезмәт хакы да күтәреләчәк”.

Ветеран педагог Фәридә Камалова: “Соңгы елларда Арчабыз бик матурайды, -- дип фикерләре белән уртаклашты. – Мин тормыштан риза. Сайлауга матур өметләр белән киләбез. Без сайлаган депутатлар өметне аклар дип уйлыйм”. Р.Н.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X