Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Дәүләт безне кайгырта

    Шәп булачак!

    Илкүләм проектларның тормышка ашырылуын һәрдаим күзәтеп торалар. Видеоконференцияләр үткәрелә. Кайсы районда ничек -- фотолар белән күрсәтеп, анализ ясыйлар, хисап тоталар. Бу юлы видеоконференция спорт темасына багышланды. Киңәшмәне Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Татьяна  Петровна Ларионова алып барды. Видео режимында үткән видеоконференциядә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты. Татарстан Республикасының спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов Татарстанда спорт мәйданчыклары төзү буенча илкүләм проектлар ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Белеп торыгыз: безнең Арчада да төзелә ул. Арча стадионы янында. Шәп булачак! Ничек дәүләт безне кайгыртмасын инде? Кайгырта билгеле...

    Реклама

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: