erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Донорларга рәхмәт

Арчада “Донорлар көне” район Мәдәният йортында оештырылды. Репортаж язарга барырга җыенгач, артымнан: “Коронавирус. Кеше булырмы икән?” – дип калдылар. Минем үземнең дә күңелдә шундый шик бар иде. Мәдәният йорты ишеген ачып кергәч, икеләнүләр юкка чыкты...

Ышанасызмы-юкмы, кан бирергә чират торалар иде. Яхшы оештырганнар, ничек бу кадәр халыкны туплый алганнар! Таныш йөзләр дә күп. Курса-Почмак авылыннан Филсинә Рәхимҗанова быел мартта да кан бирергә килгән иде. Бу юлы да күреп алдым үзен. “Донорлар көне”н каян белдегез?” – дип сорыйм. “Телефонга чакырып хәбәр килде”, – диде ул. Лаеклы ялдагы Филсинә ханымның күп тапкырлар кан биргәне бар, шуңа да андый ышанычлы донорларны медицина учреждениеләре истә тота. Монда кан бирергә килгән медицина хезмәткәрләрен дә күрергә була иде. “Төбәк-Чокырча авылында фельдшер булып эшлим, – дип таныштырды үзе белән Әлфия Хөсәенова. – 27нче тапкыр кан бирәм”. Шәфкать туташы булып эшләүче Айзария Зиннәтуллина: “3нче тапкыр кан бирергә килдем”, – диде.

Районның янгын гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау хезмәте буенча әйдәп баручы белгеч Роберт Кадыйров та биредә. “Сез монда нинди максат белән килдегез?” – дип көлешеп тә алдык әле. Максатлары изге – кан тапшыру иде. “Бездә Руслан Зәкиев эшли. Ул күп тапкырлар кан тапшырган егет. Ул әгъвалады...” – диде алар әллә чынлап, әллә шаяртып. Руслан Зәкиевның үзе белән дә сөйләштек. “Чынлап әйтә алар, – диде Руслан. – Хәер, күңелеңдә булмаса, берәүне дә кан тапшырырга мәҗбүр итеп булмый. Авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә кирәк. Миңа 37 яшь. 10 тапкыр донор булдым. Беренче тапкыр узган ел кан бирдем. Ул кан тапшыру гына түгел, кан күзәнәкләре – тромбоцитлар яхшы булгач, канны фильтрлап, тромбоцитларны тапшыру да. Үлем белән яшәү арасында калган авырулар өчен хәлиткеч ярдәм бу”.

Донорлар авыруларның үзләреннән ул “рәхмәт”ләрне генә ишетә алмый. Әмма Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, белеп тора, диләр. Аллаһы Тәгаләнең һәм донорлардан тормыш сулышы алган авыруларның һичшиксез рәхмәте барып ирешер аларга.

Кан бирергә керергә ишек төбендә бер төркем егетләр һәм кызлар чират тора. “Арча педагогика көллиятеннән килдек”, – диде алар. Күңелләре шат. Укытучылары Гөлзада Минһаҗева да биредә. “Математика һәм информатикадан укытам, – диде Гөлзада ханым. – Бик күп тапкырлар донор булдым. Минем сирәк очрый торган уңай 4нче төркемдәге кан. Шуңа да ашыгыч ярдәм кирәк вакытта тәүлекнең теләсә кайсы вакытында медицина хезмәткәрләре мине чакырып алырга мөмкиннәр. Төннәрен дә чыгып китәбез...”.

Менә нинди батыр йөрәкле кешеләр бар! Исән-сау булсыннар!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Донорлар бүлмәсендә ике шәфкать туташы дүрт кушеткада донорлардан кан ала. Ир-егетләр дә, хатын-кызлар да бар. Дулкынландыргыч мизгелләр. Йөзләр җитди. Әнә, Наил Әхмәтшин Иске Кырлайдан килгән. 25нче тапкыр донор булган. 23 яшьлек Илназ Йосыпов икенче тапкыр кан бирергә килгән.

Иртән башланган акция көндезге сәгать 1гә кадәр дәвам итте. Казаннан кайткан Татарстан Республикасының Кан үзәге күчмә бригадасы районда өч көн эшләде. Донор көннәре Яңа Кенәр, Шушмабаш авылларында да оештырылды. Күчмә бригада җитәкчесе, табиб Хәйдәр Абдрахманов: “Арчада “Донорлар көне” бик яхшы оештырылган, – дип сөйләде. – Рәхмәт район үзәк хастаханәсе командасына, “Донорлар көне” өчен җаваплы табиб Рамил Рафиловичка һәм, әлбәттә, донорларга. 18 яше тулганнар донор була ала. Кан бирер алдыннан кан сыйфатын тикшерәбез. Гемоглобины түбән булганнарны кире борабыз. Авырлык җитмәсә дә донор була алмыйлар”.

Район үзәк хастахәнәсенең баш шәфкать туташы Фәния Галимова шулай ук монда җаваплы кеше. Соңыннан Фәния Илдусовна белән нәтиҗәләр турында сөйләштек. “Районда барысы 174 донор кан тапшырды, – дип сөйләде ул. – Җитди сәбәпләр булган 30 кеше кире борылды. Барысы 80 литр кан тапшырылды. Донорларга бик зур рәхмәт”.

Әйе, сәламәтлек, гомер – һәркайсыбыз өчен бик тә кадерле нәрсәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X