erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дүрт кеше җинаять җаваплылыгына тартылды

Урлама!

Хәзер тере акча белән эш итүләр көннән-көн азая бара. Ә урлаулар электрон юл белән күбрәк эшләнә. Җинаятьне азу ярган җинаятьчеләр генә эшләми. Шыпырт кына туганының, танышының картасыннан акча урлаучы шулай ук җинаятьче була.

Чит кешенең банк картасыннан, шулай ук табып алынган картадан файдалану, мәсәлән, кибеттән әйбер сатып алганда чит карта белән түләү  банк исәбеннән акча урлауга тиң.

Банк исәбеннән акча урлаган өчен 100000 сумнан 500000 сумга кадәр штраф, 5 елга кадәр мәҗбүри эш, 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү  каралган.

Моннан тыш, гаепле өстәмә җәзага да (штраф һәм ирекне чикләү) тартылырга мөмкин.

Банк исәбеннән карта белән акча урларга теләгән кешегә дә җинаять җаваплылыгы каралган. Мәсәлән, банк картасын тапкан кеше кибеттән әйбер сатып алганда әлеге карта белән түләмәкче була, әмма түләү барып чыкмый, чөнки карта хуҗасы банк исәбен ябып куярга өлгергән.

Банк исәбеннән акча урлау авыр җинаятьләргә керә. Беренче тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган кеше дә ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, җинаятьләрне квалификацияләү өчен банк исәбеннән акча урлауның күләме әһәмиятле түгел. Әлбәттә, монда зур акчалар (250000 сумнан 1000000 сумга кадәр)  турында сүз бармый.

Авыр җинаятьләргә кергән эшләр – ике як килешсә дә яки штраф рәвешендә җинаять – хокукый характердагы чаралар билгеләнсә дә – туктатылмый.

Әмма законнарны бозып торалар. Арча районы суды тарафыннан агымдагы елның 5 аенда дүрт кеше җинаять җаваплылыгына тартылды. Шуны истә тотарга кирәк: банк картасыннан акча урлау ул зур күләмдә акча урлау-га тиң һәм җәзасы да аның каты.

Марат Миндияров,

Арча районы суды хөкемдары ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X