erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дүртебезгә бер автобус

И-и, малай, дүртебез рәхәтләнеп бер автобуста Арчага менеп киләбез.

Мондый рәхәтнең кайчан булганы бар әле!

Кунактан кайтып килеш. Сәгать 5лзр тирәсе.

Тукталышка килеп җитәрәк апа АТПны сүгә башлады:

- Автобусларны кысып бетерделәр... Бүген ял көне, автобуслар начар йөри...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Автобуста кеше аз йөри торгандыр, кемнең зыянга эшлисе килсен, - дим.

Бәхеткә, 5 минут та үтмәде, автобус килде. Рәхәтләнеп бер гаиләдән 4 кеше кереп утырдык автобуска. Арчага кадәр 4әү бер автобуста мендек.

- Мондый рәхәтне кайда күргәнең бар әле, үзебезгә генә бер автобус! - дим. - 8 март бүләге инде бу безгә!

- Әйе, - дип апа да риза булып елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X