erid:2VtzquqpS7d
Җәүдәт Абдулловичны яратканнар
Арча яңалыклары

Җәүдәт Абдулловичны яратканнар

Мондый спорт чарасын күргән юк иде әле.

"Арча" спорт комплексында соңгы сулышына кадәр баскетбол секциясен алып барган Җәүдәт Абдуллович Хәсәнов истәлегенә баскетбол ярышлары булды. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.Әлеге истәлек чарасында мәрхүмнең гаиләсе (хатыны, балалары, оныклары), республика тренерлары, элеккеге командалар, баскетболчылар һәм бүгенгеләр катнашты. Очрашуга Казанның "Уникс" клубыннан, Буа, Кукмара баскетбол командалары да килде.

Җәүдәт Абдуллович быел 30 октябрьдә мәрхүм булды.

Тренерларын спортчылар елап искә алды. "Искиткеч кеше иде, -- дип сөйләде алар остазлары турында. -- Аның кебек кеше башка юк". Хәтта яхшы кроссовкаларга кадәр алып кидерткән ул кайберәүләргә. Ә күпме җиңүләр яулады алар! Татарстан, Россия чемпионнары -- алар аз түгел.

Ә уеннар шәп барды. Нәкъ Җәүдәт Абдулловичның үзе кебек:  кызлар "ут!  Моның кебек искә алу кичәсен, очрашуын күргән юк иде әле! 

Мәхүмне озатырга килгән баскетболчылары тупны һавага күтәреп озатып калалар... Менә тренерның көче кайда?!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев