erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дулкынланып көткән көн

Беренче сыйныф укучыларын тәбрикләү, аларның чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде, беренче кыңгырау яңгырады.

Беренче сентябрь якынлашкан саен быел беренче сыйныфка барачак оныгыбыз ара-тирә: “Бабай, мин дулкынланам”, – дип әйткәли башлады.

Шулайдыр, сабый булсалар да, алар да дулкынланадыр. Әти-әниләрен әйткән дә юк. Без, әби-бабайлар да бу көнне дулкынланып көттек бит. Һәрберебез күңелендә бер генә тапкыр була мондый беренче сентябрь!

Арчаның бишенче гимназиясендә Белем көненә багышланган тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова катнашты. Бәйрәм, быел яңалык буларак, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрүдән, гимннарын башкару белән башланып китте.

5нче гимназия директоры Нияз Муллаәхмәтов укучыларны, ата-аналарны бәйрәм белән котлады. “Без сездән бер генә нәрсә – тырышып укуыгызны гына сорыйбыз, калганы безнең өстә”, – диде ул.

Гимназиядә 810 укучы белем ала. Быел укучы Камилә Хәйретдинова Бердәм дәүләт имтиханында рус теленнән 100 балл җыйды. Укучылар Бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар, төрле конкурсларда актив катнашалар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы Илшат Нуриев укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны Белем көне белән тәбрикләде, сәламәтлек, уңышлар теләде. Ул гимназия коллективының хезмәтенә югары бәя бирде. Киләсе елга гимназия бинасын ныклап төзекләндерү көтелә.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Белем көне белән котлавын җиткерде.

Беренче сыйныф укучыларын тәбрикләү, аларның чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде, беренче кыңгырау яңгырады.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X