erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Егылган -- тора алмаган

Редакция -- мәгълумат үзәге булгач, безгә төрлесен сөйлиләр.

Әле яңа гына бер 81 яшьлек ветеран белән очраштык. Шаян күңелле кеше.

Үзенең ничек коронавируска каршы организмын чыныктыруы турында сөйләде.

-- Коронавирусны безнең кебек карт кешеләргә куркыныч, дип сөйлиләр. Тукта, болай өйдә ятып булмас дип, чаңгыда чыгарга булдым, -- дип сөйли ветеран. --  Малай да, оныклар да чаңгыда рәхәтләнәләр шуып. Ул вакытта кар бар иде әле. Оныкның ботинкалы чаңгыларын алдым да, арт якка чаңгы юлына чыктым. Ботинкаларны өйдән үк кидем. Хәзерге чаңгылар үзләре шуа икән алар, әй. Киттем шуып һәм барып та төштем. Хәйран шәп төштем. Тора алмыйм. Ятам кычкырып. Ярый әле арт як күршебез ишетеп алды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тирес түгә торган чана белән алып кайттылар үземне өйгә. Хәйран аяклар авыртып йөрде. сынган җирем булмады үзе. Менә шулай, коронавирус шаукымы мине 81 яшемдә чаңгыга бастырды.

Ә үзе бабай рәхәтләнеп кеткелдәп көлә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X