erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ел тәмамлана, йомгак ясар вакыт

15–16 декабрь көннәре районда авыл хуҗалыгы тармагы өчен төрле вакыйгаларга бай булды.

15–16 декабрь көннәре районда авыл хуҗалыгы тармагы өчен төрле вакыйгаларга бай булды.

15 декабрьдә “Яңарыш” хуҗалыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, әлеге берлектә әгъза булып торган хуҗалыклар, предприятиеләр вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрелде.

Денис Пирогов әйтүенчә, берлектә республиканың 70 процент сөтен җитештерүчеләр әгъза булып тора. Берлекнең төп максаты – сөт җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау, яхшы сыйфатлы продукция җитештерүгә ирешү.

Сөт җитештерүчеләрнең проблемалары җитәрлек. Фермалардан киткән сөтнең бәясе кибетләрдә сатуга чыкканда ни өчен өч тапкыр һәм аннан күбрәккә арта? Берлек аша программаларга керүне хәл итеп булмасмы һ.б. Сөйләшү барышында тәҗрибә дә уртаклаштылар. Берлек әгъзалары арасында заманча технологияләр кертеп эшләүче көчле  хуҗалыклар бар. Аларның чыгышлары да кызыклы булды. “Яңарыш” хуҗалыгы бу яктан да алгы сафларда атлый.

Сирень Нигъмәтҗанов сөйләшүнең бик файдалы булуын билгеләп үтте, анда әйтелгән тәкъдимнәр, фикерләр исәпкә алыначак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы ук көнне “Игенче” ширкәтенең Түбән Аты бүлекчәсендә ясалма орлыкландыру технологлары белән семинар-уку үткәрелде. Әлеге хуҗалыкта, аерым алганда Түбән Аты фермасында өйрәнерлек әйберләр күп. Бүген көн саен 10 тоннадан артык сөт савалар. Ферма мөдире Ирек Закиров 50шәр литрга кадәр сөт биргән сыерлар бар, ди. Нәсел эше тиешле югарылыкка куелган, ясалма орлыкландыру технигы Булат Гарапшин республика конкурсында җиңү яулап кайтты.

Республиканың “Нәсел эше предприятиесе”нең бүлек җитәкчесе Рөстәм Сәитов файдалы киңәшләрен бирде, аларны практикада эшләп күрсәтте.

Семинар-укуда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

16 декабрьдә “Казанка” ширкәтендә техниканы 2021 елның язгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган зона семинары булды.  Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнар Габбасов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, инженерлар катнашты.

“Казанка” хуҗалыгында язгы кыр эшләрендә катнашачак техника әзер, инде азык әзерләү техникасын әзерләү белән мәшгульләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X