Кызыклы чыгыш.
Татарстанның ат спорты федерациясе үсеше бүлеге җитәкчесе Флера Абдуллаева Үрнәктә һөнәр көллияте залында данлыклы атчы Габдрахман Ишморатов (1857-1922) истәлегенә үткән конференциягә кайтты. Эчтәлекле чыгыш ясады. Безнең Казан ипподромы матур, заманча эшләнгән. Анда халыкара дәрәҗәдәге ат ярышлары үткәрелә. Көчле атлар җыелып, һәрдаим ярышлар уза. Үзенең музее да бар. Казан ипподромын Россиядә, Европада беләләр.
"Әмма бер минус бар, бик зур минус ул, - дип сөйләде Флера Абдуллаева. - Элеккеге тарих, тамырлар бездә бөтенләй юк диярлек. Без халыкны музейга алып киләбез, сөйлибез, фильмнар күрсәтәбез. Тарихи шәхесләргә килгәндә, нибары ике фамилия яңгырый: Молоствовлар, Ишморатов. Әмма алар турында мәгьлумат бөтенләй юк диярлек".
Менә мондый җыелулар, элеккеге атчыларны өйрәнүләр, аларны искә алулар, тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырулар бик кирәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев