erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Электр самокатларда «очма», сак йөр!

Киңәшләр.

 

Тормышыбызга электр самокатлар килеп керде. Барасы җиреңә бик тиз барып җитеп була. Аннан яшьләр аннан рәхәт чигә. Әти-әниләр ник ала икән дип, ата-аналарны сүгүчеләр бар. Ә кемдер балачак, яшьлек, үзебез дә яшь чакта мотоциклда элдерттек, дип әйтә.

Сүз дә юк,  самокат – ул хәтәр транспорт чарасы. Чөнки зур тизлек белән йөриләр. Кызганычка каршы, электр самокатларда бәрелү, егылу очраклары булып тора. Самокатларда йөрү автомобиль, мотоцикл һәм велосипедта йөрүгә караганда күбрәк имгәнүләр алып килә икән.

Ә бигрәк тә нинди имгәнүләр алар? Без бу сорау белән район үзәк хастаханәсенең травмотолог-ортопеды Рамил Фазуллинга мөрәҗәгать иттек. “Районда самокатлар белән кул сынулар, сыдырылу, бәрелүләр булып тора”, - дип сөйләде ул.

Ә республика буенча караганда, баш сөяге-ми имгәнүләре күзәтелә, кайчакта алар үлемгә алып килә, сөякләр сына, умыртка баганасының күкрәк һәм билдәге өлешләренә зыян килә һ.б. Бигрәк тә тез башы, җилкә, терсәк сөякләре имгәнә.

Арча үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенең өлкән фельдшеры Мәдинә Сәлахова белән сөйләштек. “Быел электр самокатлар белән егылып, ашыгыч ярдәм чакыртучы булмады, - диде ул. - Узган ел өч очрак теркәлде. Өч очракта да баш имгәнүләре булды”.

Ә менә электр самокатлар белән егылу, бәрелү очраклары булып, Арча үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлегенә килүчеләр бармы? Без бу сорауны Арча үзәк хастаханәсенең Амира Ивановнага бирдек. “Быел самокатлар белән бәйле  18 имгәнү очрагы булган”, - диде ул.  

 Хәвеф-хәтәрсез йөрсәң, самокатта йөрүнең сөяк-буыннарга зыяны юк, ди белгечләр. Ә бит самокатта йөргәндә аяклар хәрәкәтләнми, тик кенә басып барасың кебек... Бер караганда аның нинди файдасы булсын инде?! Ә самокатта йөрү ул шулай ук физик активлык икән. Ә теләсә кайсы физик активлык файдага булганын беләбез. Самокатта йөрү тирә-юньгә игътибарны арттыра һәм шәхси хәрәкәт итү тәҗрибәсен үстерә икән, хәтта калорияне киметә, ди.

Самокатта балалар гына түгел, олылар да йөри. Салган баштан самокатта йөрергә ярамый! Һәм зур тизлек белән йөрмәскә! Юл кагыйдәләрен өйрәнеп, сак йөрергә.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев