erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ерактан яхшырак күренә

Шәһәребезне тагын да матурлауга без үз өлешебезне дә кертә алабыз.

Минем Арчада эшли башлаганга киләсе елның гыйнварында 50 ел тула. Ул чордагы Арча белән бүгенгесен чагыштыру да уңайсыз, аерма, кем әйтмешли, җир белән күк арасы кебек. Кайвакытта мин шул аерманы гади генә итеп аңлату өчен кайбер мисаллар китерәм.

Бервакыт газетабыз мөхәррире миңа өенә барып редакция шоферын чакырырга кушты. Йорт телефоннары юк, ул райкомның беренче секретаренда гына бар, дип сөйлиләр иде. Барам шулай, бер урам чатында бер кеше басып тора. Мин килгәнне күргәч юк булды бу. Бактың исә, райбашкарма комитеты рәисенең машинасы урамда батып калган икән. Уңайсызлангандыр инде, шуңа кешегә күренәсе килмәгәндер. Ул чакта Арчаның үзәк урамында да асфальт юк иде әле.

Бер елны юл идарәсе җитәкчесе Арчада беренче асфальт тротуар салдырды. Шуның өчен киңәшмәдә бастырып... сүктеләр моны! Асфальт әрәм итеп, кеше котыртып йөрисең, диделәр.

Тагын бер генә мисал китерәм дә, бүгенге көнгә күчәм. Без 7-8 ел чамасы Горький урамындагы күп фатирлы йортта яшәдек. Су кермәгән, канализация юк, бәдрәф урамда, ташландык сулар чокыры тулып агып ята. Суны коедан алабыз, анда чират, райкомның беренче секретаре да  чиләкләр тотып шунда суга килә...

Яшьрәкләр югарыда язылганнарны укысалар, әкият сөйли Ильяс абый, дияргә мөмкиннәр. Ә миңа Арчаның бүгенгесе әкият кебек тоела. Дөрес, камиллекнең чиге юк аның. Кем уйлаган, Күпербаш юлы буеннан тротуар җәелер дип? Белмәгәннәр белсеннәр – заманында район җитәкчесе, аннан соң озак еллар педагогия училищесы директоры булган Ибраһимов Мөнәвир Гәрәй улы исемен йөрткән урам бу.

Күпербаш дигәннән, быел бу авыл урамнарына вак таш җәю төгәлләнде, зират янындагы территория, койма төзекләндерелде. Болар республика программасы һәм үзара салым акчалары исәбенә эшләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәһәрнең Көнбатыш өлешендә яшәүчеләр дә яңа салынган тротуардан йөриләр хәзер. “Балаларыбыз өчен аеруча шатланабыз!“ – ди ата-аналар.

2022 елда халыкның үзара салым программасы буенча Арча шәһәрендә 16 урамда һәм квартал юлларында 5,6 километр юлга (10 млн 379 мең 431 сум) вак таш җәелде. Шәһәр урамнарына 122 яктырткыч куелды, 660 метр үткәргеч сузылды (2 млн 408 мең 571 сум).

Айван авылында Механизаторлар урамына 359 метр юлга вак таш җәелгән  (443 мең 200 сум). Зур Бирәзәдә урам утлары өчен 814 метр үткәргеч куелды (169 мең 59 сум).

Төбәк-Чокырча авылында зират янәшәсендәге территория төзекләндерелде, койма төзәтелде, буялды, инвентарь саклау өчен бина булдырылды (381 мең 600 сум).

Республикада гамәлдә булган күп программалар Арча шәһәрендә дә уңышлы тормышка ашырыла. Шулар ярдәмендә шәһәребез тагын да матурлана, уңайлана. Җирле бюджет акчасына да быел 5 балалар мәйданчыгы сафка басты һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X