erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эш бирүчеләр үзләре чакырып ала (+фото, видео)

Арча гуманитар-техник техникум икътисади һәм техник белгечлекләр әзерләү буенча куәтле иҗади потенциалы булган, заман таләпләренә туры килүче белем бирү учреждениесе.

Биредә бүгенге көндә нык күтәрелеш алган эшче һөнәрләр бирүгә аеруча нык басым ясала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, теоретик белем бирү белән генә тукталып калмыйлар, аны практика белән бергә бәйләп алып баралар, шуның өстенә балаларны иҗади, әхлакый, патриотик рухта тәрбияләүне дә югары дәрәҗәдә алып баралар. Моның өчен техникумда бай матди-техник база, тулысынча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре, квалификацияле укытучылар, уку йорты эчендә үк практика үтү өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Арча гуманитар-техник техникум турында бик еш ишетергә туры килә. Студентлар район күләмендә үткәрелгән бер генә иҗади чарадан да читтә калмыйлар. Моннан тыш алар “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортта еш булып, аларда тәрбияләнүчеләр өчен үз көчләре белән әзерләнгән концертлар куялар. Әлеге учреждениеләрдән бирелгән Рәхмәт хатлары аларның балалар һәм өлкәннәрдә нинди зур тәэсир калдыруларын исбатлый. Ә техникумда белем алучы егетләр һәм кызларның үзләре өчен әхлакый тәрбия ягыннан зур мәгънәгә ия булган чаралар ул.

  Узган атнада техникумда булып, “Эшче һөнәрләр балалар күзлегеннән” дигән бәйге җиңүчеләренә бүләк тапшыру тантанасында катнаштык.

– Әлеге бәйге мәгариф идарәсе белән берлектә даими оештырылып килә. Ике номинациядә – рәсемнәр һәм инша – үткәрелә. 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Быел 10 мәктәптән 46 эш килде. 1-3 урыннарны алучыларга бүләкләр әзерләдек, – диде Арча гуманитар-техник техникум җитәкчесе Римма Мамаделеева.

Укучыларны техникум белән экскурсиягә алып киттеләр. Аларга без дә иярдек. Яшермим, техникум белән шулай якыннан беренче танышуым. Беренче карашка ук биредәге уңайлы мохит күңелдә рәхәт тәэсир калдырды. Иркен, якты, заманча җиһазландырылган, бу сүздән курыкмый әйтә алам, матур  бүлмәләр, елмаеп каршы алулары белән үк үзләренә тартып торган укытучылар, гади, эчкерсез мөнәсәбәт, студентларның уңышларын күрсәтеп торган кубоклар, грамоталар тулы стендлар – бар да моның уку йорты гына түгел, тәрбия почмагы,  үзенчә бер зур гаилә дип әйтимме, икәнен  дәлилли.

2013-2014 уку елында Арча гуманитар-техник техникум беренче студентларын кабул итә. 2016 елда дистанцион белем бирү технологияләрен куллана башлый. Бүген лицензия һәм Дәүләт аккредитациясе нигезендә ике белгечлек буенча урта һөнәри белем бирә. Бу экономика һәм бухгалтер исәбе (төрле тармаклар буенча), шулай ук газ белән тәэмин итү җиһазларын һәм системасын монтажлау һәм файдалану.     

Финансистлар имтиханнарны нәкъ бердәм дәүләт имтиханнары кебек компьютерларда, җитди контроль астында тапшыралар. 1С программасы урнаштырылган, студентлар төрле предприятиеләрне күз алдында тотып алар өчен бухгалтер исәп-хисаплары, баланс эшлиләр.

Газ белән тәэмин итү җиһазларын һәм системасын монтажлау һәм файдалану юнәлешен сайлаучылар имтихан вакытында теория белән бергә практиканы да тапшыралар. Ягъни, техникумда эшче уку полигоны булдырылган. Нәрсә соң бу? Йорт кебек итеп эшләнгән урын. Тышкы стенасы бар, эчтә газ кертү, тоташтыру өчен кирәкле җиһазлар куелган. Студентлар торбаларны тоташтырып җир астыннан җибәрәләр, торбалар сузып өйгә кертәләр һәм тоташтыралар. Әнә шулай эш барышы турында сөйләп кенә калмыйлар, практикада күрсәтәләр. Имтихан барышын теләге булган һәр кеше күзәтеп бара ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу имтиханнар Ворлдскиллс стандартлары буенча үткәрелә, чыгарылыш курс студентларының күнекмәләре, осталыклары да Ворлдскиллс стандартлары буенча бәяләнә. Максаты – аларның белемнәрен, эш дәверендә үз хезмәтләрен алып бара алу дәрәҗәсен билгеләү.

– Имтиханнар барышы белән аеруча шушы юнәлештә эшләүче оешмалар кызыксына. Игътибар белән карап, шунда ук нәтиҗә ясыйлар, хәтта үзләренә ошаган студентларны уку тәмамланганнан соң эшкә дә чакыралар. Мәсәлән, “Газпром”, “Шанс” ширкәте, “ГазСтройГарант” һәм башкалар. Безнең техникумны тәмамлаган егетләр һәм кызлар шулай уңышлы гына эш урыннары да табалар, – диде Римма Мамаделеева. – Техникумда бүгенге көндә 170 студент белем ала, шулай ук 40 кеше читтән торып укый. Укырга 9 һәм 11 сыйныфтан соң кабул итәбез. Биектау, Саба, Балтач районнарыннан килеп укучылар да бар. Быел 62 укучы (читтән торып укучылар белән бергә) кулларына дәүләт үрнәгендәге диплом алачак.

Уку барышында студентларга өстәмә эшче һөнәре алу мөмкинлеге дә бирелә. Алар санап бетерерлек кенә түгел, илледән артык иң кирәк булган һөнәрләр. Ягъни, техникум базасында техник, икътисад факультетыннан тыш өстәмә белем бирү факультеты да уңышлы гына эшли.

– 3нче разрядлы тегүчеләр, кисүчеләр, массаж (балаларга да) ясаучылар, чәчтарашлар, бизәндерү, тырнак ясау осталары, 3нче разрядлы пешекчеләр, кондитерлар, сатучылар, секретарь-референтлар, кече тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре, автослесарьлар, шәхси сакчылар, “В” категорияле транспорт белән идарә итүчеләр (безнең автомәктәп имтиханнар тапшыру буенча рейтингта югары урында бара) һәм башка һөнәр ияләрен әзерлибез, – диде директор. – Төркемдә 10 гына кеше. Үзләштерү сыйфатлы булсын өчен шундый аз санлы төркемнәр туплыйбыз. Укытучылар тәҗрибәле, мәктәпләрдән, педагогика көллиятеннән, Казаннан химия-технология университетыннан. Шулай ук төрле һөнәрләр буенча квалификация күтәрү курсларына да бик теләп йөриләр. Соңгы вакытта медицина персоналына күп килделәр. Хәтта Казаннан да кайттылар.

Соңгы вакытта “Эшче иртәнге ашлар” дигән эшлекле аралашу үткәрүне кертеп җибәргәннәр. Айга бер тапкыр студентлар белән очрашуга эшмәкәрләрне чакыралар. Бу да үзенә күрә яшьләргә дөрес адым ясарга юл күрсәтүче чара. Әнә шулай техникумда укыту белән генә чикләнеп калмыйлар, егетләр һәм кызларны тормышка әзерлиләр, эшче һөнәр бирәләр.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X