erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшләүче пенсионерларга үзләренә тиешле бонусларны күчерделәр

Россия законнары эшләүче пенсионерлар өчен преференцияләр тәкъдим итүне күздә тота. Санкт-Петербург дәүләт университетының хезмәт һәм социаль хокук кафедрасы ассистенты Фатыйма Ногайлиева «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эшләүче пенсионерлар – бер үк вакытта эшләүчеләр һәм пенсия алучылар. Алар Хезмәт кодексының 128нче маддәсе нигезендә хезмәт хакын сакламыйча 14-60 көнгә ял алырга хокуклы. Әгәр пенсионер эшеннән китәргә тели икән, ул ике атналык мәҗбүри эш башкармыйча да китә ала. Шул ук вакытта, хезмәткәр гаризада күрсәтелгән срок тәмамланганчы теләсә кайсы вакытта әлеге гаризаны кире алырга хокуклы. Эшләүче пенсионерның диспансеризация узу өчен эш урынын һәм уртача хезмәт хакын саклаган хәлдә елына бер тапкыр ике көнгә эштән сорап китәргә хакы бар.

Ногайлиева билгеләп үткәнчә, РФ Салым кодексы эшләүче пенсионерга күчемсез милек сатып алу һәм төзү чыгымнары буенча милек чигерүе алырга мөмкинлек бирә. Шулай ук 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе лаеклы ялдагыларның кайбер башка категорияләре белән беррәттән индексацияләнәчәк, дип искәртте белгеч.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X