erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшләгән кешегә ярдәм бар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин янында кеше өзелеп тормый. Теге-яки бу программаларда катнашу өчен документлар китерәләр, киңәшләр сорыйлар. Ул һәрберсенә җентекләп аңлата, тегеләй-болай эшләп карагыз, дип киңәшләрен бирә.

– Быел “Агростартап” дип аталган программа буенча безнең районнан дүрт кеше грант отты, – ди М.Абдуллин. – Әлеге программа “Башлаучы фермер” программасының гадиләштерелгәнрәк варианты инде ул. Утар Аты авылында яшәүче Данис Мостафин шул конкурста катнашып грант отты, ферма төзи, терлекләр алырга әзерләнә. Күпербаш авылыннан Альберт Галәветдинов 50 баш терлеккә ферма төзи. Казанбаштан Айдар Исламов умартачылык, Яңа Кенәрдән Илһам Сәләхов җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча грант алдылар. Илһам Сәләхов 5 гектарда үсентеләр утыртты инде.

2020 елда да бу программалар дәвам итәчәк. Быел гаилә фермасы программасы буенча грантлар откан Хәлим Гарипов (Мөндеш), Дамир Шакирҗанов заманча җиһазландырылган фермалар төзиләр.

– “Агростартап” программасында катнашу өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?

– Грант суммасын ферма төзү, техника, терлек алу өчен файдаланырга була. 18 ай эчендә 50 баш мөгезле эре терлек яки 24 баш сыер булдырырга кирәк.

Грант алучыларның төп бурычы – өстәмә 3 эш урыны булдыру. Әлеге кешеләр арасында гаилә, кооператив әгъзалары була алмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Грант алу шартларын үтәмәгән очракта нинди җаваплылык каралган?

– Аны алучы мин барлык шартларны үтәячәкмен, дип имзасын куя. Грант акчасы – бюджет акчасы, аның кая тотылуын, шартлар үтәлүен тикшереп торалар. Шартлар үтәлмәгәндә акчаларны кире кайтарырга туры киләчәк. Тагын шунысы бар – грант алучы шартлар үтәлеп беткәннән соң 5 ел эшчәнлек алып барырга тиеш.

Бүгенге көнгә биш кеше тана  субсидиясе алу өчен документлар тапшырган. Аларның һәркайсын җентекләп тикшерәләр. Чеби, үрдәк, каз бибиләре өчен субсидия кайтуы көтелә.

– Программаларда катнашу теләге булган һәр кеше безнең янга килсен, аңлатырбыз, булышырбыз, – ди Марат Абдуллин.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X