erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшли дә, ял  итә дә беләләр

Арча элеваторының гөрләтеп эшләгән еллары да, сүнеп барган чоры да булды.

“Ләйсән Шәкүровна яңадан аякка бастырды элеваторны”, – ди бер танышым.  “Моңа кадәр эшләп киткән кайбер ир җитәкчеләр бер кырыйда торсын!” – ди икенчесе.

Дөрес сүзгә җавап юк, диләр. Элеватор тарихында беренче хатын-кыз җитәкче дә әле ул Ләйсән Әһлиуллина.

Элеватор гади генә предприятие түгел. Аны тормышыбызның барометры дияргә дә була. Янәшәдәге юлдан узганда урак башлангач гадәттә элеватор ягына күз саласың. Анда ашлык өемнәре күренсә күңелдә үзенә күрә бер канәгатьлек хисе туа. Өемнәрнең күренмәгән еллары да булды, бигрәк тә инвесторлар кергән хуҗалыклар ул якка юлны онытырга маташты. Корылыклы елларда, билгеле, китерерлек ашлыгы да булмады инде аның.

Ә менә соңгы елларда җитәкчеләрнең фикерләре үзгәрде. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов элеватор белән хезмәттәшлек итүнең уңай якларын җай килгән саен әйтеп ала. Бу хуҗалыкның ашлык эшкәртү, киптерү, саклау мөмкинлекләре дә башкалардан күпкә өстен бит әле.

“Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров элеваторга беренче ашлыкны китерүне дә оештыра, иң күп ашлыкны да шушы хуҗалык китерә.

“Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков та быел арыш белән бодайны элеваторга китерәбез, ди.Шунда саклауга куячаклар, кирәк вакытта алып китәчәкләр.

– Складларда 72,5 мең тонна ашлык саклый алабыз, – ди директор. – Барысы 27 склад, 4 киптергеч, арыш тарту тегермәне бар. Тәүлеккә 2500 тонна ашлык эшкәртеп була.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элеватор коллективы, кунак көткән хуҗа кебек, бар җирне (территориясе генә дә 17 гектар) ялт иттерде. Буяп, агартып, төзәтәсен төзәтеп, мөмкин булганын алыштырып куйдылар. Комиссия әзерлекне “5”ле билгесенә кабул итте.

Коллектив яхшы әзерлекле кешеләрдән туп-ланган, тырыш, бердәм. Республикада да иң алдынгылар рәтендә. Бирегә ашлыкны республиканың күп районнарыннан китерәләр. Хәтта Әгерҗедән кадәр... 2020 елда 126227 тонна ашлык кабул иткәннәр.

Узган ел, корылык булуга карамастан, 70 мең тоннадан артык ашлык килгән.

Арча элеваторының 85 еллык тарихы бар. Бу чорда анда күпме кеше фидакарь хезмәте белән үз өлешен керткән. Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Медведев, тыл ветераны Кәшифә Әхмәтгалиева, Камаловлар, Салиховлар, Ибраһимовлар, Тимофеевлар, Гәрәевлар, Хәнәфиевлар, Шәрәфиевлар, Мотыйгуллиннар, Ивановлар, Җаббаровлар, Камалетдиновлар, Бакировларның гаилә династияләре һ.б. бик күпләр.

Бүген дә биредә 80нән артык кеше хезмәт итә. Урып-җыю чорында алар 100дән артып китә.

Яңа уңышны кабул итүгә әзерлекне тәмамлагач табигать кочагына чыгып бик матур ял оештырдылар. Ләйсән Шәкүровна хезмәт алдынгыларына  бүләкләр тапшырды. Төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар. Зур эшкә керешер алдыннан коллективны район авыл хуҗдалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин котлады, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X