erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшләми торган көннәрне 7 ноябрьдән соң озайтылмый

Шул ук вакытта республикада элегрәк кайбер объектлар эшенә кертелгән катгый чикләүләр һәм тыюлар, тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрүне тыюлар санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.

Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 7 ноябрьдән соң Covid-19 коронавирусы таралуны булдырмау өчен кертелгән эшләми торган көннәр режимы дәвам ителмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республиканың оператив штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка эпидемиология вазгыяте турында хәбәр итте. Доклад нәтиҗәләре буенча эшләми торган көннәр режимын 8 ноябрьдән озайтмаска дигән карар кабул ителде», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта Галимова республикада элегрәк кертелгән «кайбер объектлар эшенә катгый чикләүләр һәм тыюлар, тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрүне тыюлар» санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачагын искәртте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә өстәмә чикләү чаралары кертелергә мөмкин, дип өстәде. «Аларның исемлеге хәзер Татарстан Республикасы Хөкүмәте каравында » - дип аңлатты ул.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин, Covid-19 коронавирусы таралу темпларын киметү өчен, хезмәт хакын саклап калып, бөтен ил буенча эшләми торган көннәр режимын керткән иде. Дәүләт башлыгы төбәк җитәкчеләренә агымдагы эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, эшләми торган көннәр режимын мөстәкыйль рәвештә озайту хокукын бирде. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе әлегә бу адымга барырга җыенмый. Федераль дәрәҗәдә дә яңа карарлар әлегә юк. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/04-11-2021/tatarstan-hakimiyate-eshl-mi-torgan-k-nn-rne-7-noyabrd-n-so-ozaytmaska-karar-kyldy-5842480

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X