erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшмәкәрләргә 1 процентлы микрозайм бирелә

Бүгенге көндә Татарстанда бизнес вәкилләренә ярдәм итү өчен махсус республика программалары нигезендә 1,3 млрд. сум акча бүленгән

 

 

Киңәшмәләрнең берсендә Президент Рөстәм Миңнеханов болай диде: “Бүген гади чор түгел, кече бизнеска һичшиксез ярдәм итәргә кирәк”. Ничек коронавирус белән бәйле үзизоляция чорында тезләнмичә, ябылмыйча, башланган эшне саклап калып була? Ә аларга җиңел түгел.

“Өйдә утыр” режимы эшмәкәрләрнең кайберләрен вакытлыча эшсез калдырды. Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә: “Предприятие, бигрәк тә кече предприятие, ай ярым эшсез тора алмый”, – дип, район башлыкларына барлык предприятиеләрне эшләтеп җибәрергә кушты.  Хөкүмәт җитәкчелеге кече һәм урта бизнесны саклап калу өчен төрле чаралар кабул итә.

Эшмәкәрләргә бүген республикада ташламалы микрозаймнар өчен барлыгы 700 млн. сум акча каралган. Шуның 200 млн. сумы эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фондыннан, 500 млн. сумы республика бюджетыннан бүленгән.

        Бүген без бизнес вәкилләренә 1 процентлы микрозайм бирү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең  икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Рәсүл  Мөхәрләмов белән сөйләштек.

– Рәсүл Ринатович, 1 процентлы микрозаймны күпме һәм нинди чорга алып була?

– Займның суммасы 100 мең сумнан алып 2 млн. сумга кадәр. Займны түләү срогы – 3 айдан 24 айга кадәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу акчаны кемнәр ала ала?

– Әгәр дә эшмәкәрнең гариза язган айдан алдагы айда эшләгән акчасы 2019 ел белән чагыштырганда 30 проценттан артыграк кимесә, ул 1 процентлы займны ала ала. Бизнеслары аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән эшмәкәрләргә исә  республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды беренче алты айга 1 процентлы  ташламалы микрозайм тәкъдим итә. Алга таба да, икътисадның торышына карап, түбән процент ставкалары дәвам итәргә мөмкин.

– Займны нинди максатка алып һәм тотып була?

– Займны эшмәкәр үзизоляция чорында күрелгән зыянга, югалтуларга ныклы дәлиле булганда теләсә кайсы максатка ала ала. Мәсәлән,  эшмәкәрләргә чимал, җиһазлар сатып алу, хезмәт хакы түләү һ.б. өчен бирелә ул.   

– Поручительләр кирәкме?

– Микрозаймны күпме алуга карамастан, поручитель кирәк. 300 мең сумнан башлап залог та исәпкә алыначак.

– Гаризаны кая бирергә?

– Гаризаларны респуб-ликаның эшмәкәрләргә ярдәм итү фондына тапшырырга кирәк. Гаризалар 2020 елның 27 апреленнән 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Сораулар булса, телефоннар: 3-14-44, 3-18-44.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X