erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Эшкә урнашу ярминкәсенә чакырабыз

Татарстан “Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең региональ этабына әзерләнә.

Арча районы да бу чарага кушыла. Беренче этап  15 апрельдә 8.00 – 10.00 сәгатьләрдә Арча шәһәре, Банк урамы, 6В йорт адресы буенча оештырыла. Ярминкәдә студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук карьерасын үзгәртергә теләүчеләр катнаша ала. Чарада катнашучылар районның оешма һәм предприятие вәкилләре белән очрашып, эш урыннары, хезмәт хакы күләме, социаль гарантияләр белән танышып, әңгәмә үтә ала.
Моннан тыш шунда ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да эшләячәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 3-17-33, 3-29-33.
 


Нет комментариев