erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Этләр яхшы иде": эт хуҗасын өзгәләп ташлаган

Артем хатыны һәм баласы белән бу фатирга язын ук күчте. Фатиры аңа әбисеннән бүләк булып калган. Ике эт тә аныкы. Берсен үзе сатып алган, ә питбулны аңа, янәсе, дусты калдырган, тик кире алмаган.

Бу хәл Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә була, дип яза "Кызыл таң". 15 ноябрь кичендә күршеләре егетнең фатирында ачыргаланып кычкыруын ишетеп, полиция чакырткан.
Бу вакытта егет өйдә ялгыз була. Аның стаффордшир терьер токымлы эте булган. Шулай ук питбультерьер токымлы эт тә була, аны шунда зыян күрүченең дус кызы калдырган. Билгесез сәбәпләр аркасында, хайваннар кешегә һөҗүм итеп, аңа төрле тән җәрәхәтләре ясый. Тавышларны ишеткәч, күршеләр полиция чакырта, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызганычка каршы, егет алынган яралардан үлгән.
"Артем хатыны һәм баласы белән бу фатирга язын ук күчте. Фатиры аңа әбисеннән бүләк булып калган. Ике эт тә аныкы. Берсен үзе сатып алган, ә питбулны аңа, янәсе, дусты калдырган, тик кире алмаган. Шулай итеп, ике эт дә аның белән яшәде. Артем еш кына этләрне кыйный иде. Ә мондый мөнәсәбәт начар тәмамлана", - дигән егетнең күршеләре "КП-Уфа" хәбәрчесенә.
- Шәхсән үзем җәй көне этләрне ишегалдындагы вольерга алып барганда берничә тапкыр күрдем. Этләр яхшы иде, урамда нибары 5-10 минут кына йөрделәр. Аның этләрнең усал, агрессив булуын теләвен, кайчагында хәтта усалрак итәр өчен ашатмавын да беләм. Ул көнне Артем эчкән һәм янә питбулны тәрбияли башлаган, ә этләр исерек һәм рәхимсез мөгамәләне яратмый. Барысы да бик кызганыч - егет тә, этләр дә, - ди Октябрьскийда яшәүче бер кеше.
Егеткә бер эт кенә һөҗүм иткән, икенчесе бикле булган. Мәрхүмнең хатыны һәм баласы калган.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/etlr-yakhshy-ide-et-khuasyn-zglp-tashlagan

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X