erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фасыйховлар гаиләсендә сөенечле вакыйга!

Мәхәббәт булгач шундый булсын инде ул, еллар узган саен ныгысын һәм чәчәк атсын! Бүген исә Раяз Фасыйховның сөекле хатынына көчле мәхәббәтен аңлату өчен тагын бер күркәм сәбәп бар

«Мин Люциягә беренче күрүдә үк үлә-бетеп гашыйк булдым. Үземә каратырга шактый тырышырга туры килде ‒ ул бик җитди һәм аралашырга атлыгып тормый иде. Без аның белән пазллар төсле бер-беребезгә туры да килдек. Ул миңа караганда күпкә зирәгрәк, акыллырак кеше. Бүгенге көнгәчә очрашып йөри башлагандагы төсле яратам мин аны. Көнләшәм дә әле! Аның тарафыннан бераз битарафлык сизә башласам, шалтыратмаган төсле тоелса, күңелгә шундук корт керә», ‒ дип сөйләгән иде популяр җырчы Раяз Фасыйхов «Сәхнә» журналына биргән интервьюсында.

Чыннан да, мәхәббәт булгач шундый булсын инде ул, еллар узган саен ныгысын һәм чәчәк атсын! Бүген исә Раяз Фасыйховның сөекле хатынына көчле мәхәббәтен аңлату өчен тагын бер күркәм сәбәп бар ‒ Люция Фасыйхованың туган көне! «Яратам сине, әнисе! Туган көнең белән! Спасибо за день, спасибо за ночь, спасибо за сына и за дочь!» ‒ дип рәхмәт сүзләрен белдерә артист.

Туган көн котлауларына без дә кушылабыз. Люция ханыма нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

http://www.sahne.ru/news/xeberler/fasyykhovlar-gailsend-senechle-vakyyga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X