erid:2VtzquqpS7d
Файдалы аш
Арча яңалыклары

Файдалы аш

Кычыткан ашы рецепты

Тәмле дә, файдалы да аш рецепты сезгә. Яшь кычытканны чистарталар да, салкын суда яхшылап юасыз. Аннары кайнап торган суга салып, 3-4 минут тотасыз. Суы сарыккач, вак итеп турыйсыз.

Кайнап торган шулпага телемләп бәрәңге турап саласыз, кайнатып чыгарасыз. Кыздырган суган белән кишерне һәм әзер кычытканны өстисез. Аш пешеп чыгар алдыннан төрле тәмләткечләр саласыз.

Пешеп чыккач, бүлеп биргәндә яшел суган, укроп, каймак һәм пешкән йомырканы телемләп салып тәкъдим итә аласыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!


Нет комментариев