erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фитыр садакасын кемнәргә һәм кайчан бирергә?

Фитыр садакасы, зәкят шикелле үк, елга бер мәртәбә бирелә. Байлыгы булган һәр мөселманга фитыр бирү ваҗиб. Балаларның фитырын ата-анасы бирергә тиеш. Хәтта гает намазыннан элек кенә туган яшь бала өчен дә.

Фитыр садакасы зәкят бирелә торган кешеләргә, ягъни:

  1. Ярлыларга: көч-куәте бар, ләкин акчасы үзенә җитми торган кешеләргә. Бу кешеләр динебез буенча ярлы дип санала;
  2. Мескеннәргә: кулында һичбер нәрсәсе һәм көч-куәте булмаганнарга;
  3. Бурычлыларга: бурычы булган мохтаҗ мөселманнарны бурычтан коткарырга ярдәм итү өчен;
  4. Укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә һ.б. (ятимнәргә, гарип-чирлеләргә) бирелә.

Түбәндәге кешеләргә фитыр садакасы бирелми: ата-аналарга, картәти-картәниләргә, үз балаларыңа, оныкларга, ир – хатынына, хатын – иренә, байларга. Фитыр садакасын гайдел-фитыр көнендә, таң атканнан соң гает намазы укылганчы бирү саваплырак санала. Чөнки бәйрәм итәргә акчасы булмаганнарны бәйрәмгә чаклы сөендерү артыграк. Шулай ук Рамазан ае эчендә биреп кую да дөрес була. Ә инде берәр сәбәп белән гает укылганчы бирә алмый калган кеше соңыннан бирергә дә мөмкин. Фитыр садакасын ураза тоткан кеше дә, ураза тотмаганнар да бирергә тиеш. Садака кабул итүче үз теле белән шундый дога гына кала: “Әй Аллаһым, (бу кешенең исеме) фитыр садакасын һәм уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм аның гөнаһларын гафу ит. Һәм дә аның иманын куәтле кыл, малларын арттыр һәм аны хәерле максатына ирештер”.

 (Габделхак Самматовның “Шәригать” китабыннан алынды).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мөселманнарга җиңеллек булсын дигән ният белән Башкортстан Диния нәзараты һәр кемнең матди хәленә карата фитыр садакасының күләмен тәгаенләде. Быел ул кысынкырак яшәүчеләр өчен 100 сум, урта хәллеләргә 200 сум, баеракларга 700 сум билгеләнде. Ураза тота алмаган мөселманнарга көненә 250 сум күләмендә фидия түләү тәкъдим ителде. Фидия дә, зәкят, фитыр садакасы тиешле булган кешеләргә бирелә.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/dinebez-islam/Fitir-sadakasin-kemn-rg--m-kaychan-birerg-275889/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X