erid:2VtzquqpS7d
Габдрахман Ишморатовны онытмыйбыз
Арча яңалыклары

Габдрахман Ишморатовны онытмыйбыз

Файдалы, эшлекле сөйләшү.

Үрнәктәге агросәнәгать һөнәр көллияте концерт залында тарихта мактаулы эз калдырган сәүдәгәр,  эшмәкәр,  нәселле атлар үрчеткән Габдрахман Ишморатов истәлегенә фәнни-гамәли конференция булды. Игелекле эшләр гомерлек.  Әлеге тарихи чара Үрнәк авыл җирлеге  ветераннар советы рәисе Равиль Фатыйхов җитәкчелегендә оештырылды.  Түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә Габдрахман Ишморатовның оныгының улы Әхмәт Батталов,  Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Тарих фәннәре кандидаты, Ш.  Мәрҗәни исемендәге тарих институты вәкиле Шамил Садыйков,  Балтач районы Шапшар авылыннан тарихчы Шәүкәт Галиев һ. б.  килде.    Арчаның имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин очрашуны догалар белән башлап җибәрде. Аннан Җәлил хәзрәт сүз алды. 

Балтачлар да килгән,  Казаннан да айткан иделәр. Габдрахман Ишморатовны искә алдылар. Бүген дә ящьләргә үрнәк итеп күрсәтерлек,  эш ысулларын кулланырлык,   дәвам итәрлек шәхес икәнен исбатладылар. 

Илә намазын Урта Пошалым мәчетендә укыдылар.  Аннан соң сөйләшү чәй өстәле янында дәвам итте. 

Ишморатов Габдрахман Әхмәт улы – 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, эшмәкәр, җирбиләүче, шәһәрнең нәселдән күчмә мактаулы гражданы.

XX гасыр башында Үрнәк бистәсендә (Татарстанның Арча районында) Ишморатов Габдрахман Әхмәт улының зур биләмәләре була (1857-1922). Бу кеше 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре гаиләсеннән, нәсем тамырлары Казан артының Норма авылына (хәзерге Балтач районы) барып тоташа. Мөстәкыйль сәүдә белән шөгыльләнә. Казан уезды Карамышлы өлкәсенең Казанбаш авылында (хәзерге Үрнәк бистәсе) ат, май, урман эшкәртү заводлары, пар тегермәне, мамыктан җеп эрләү фабрикасы, 664 дисәтинә җире була.

Үрнәк авылында ат заводы була,   атларына күп мәртәбә Россия һәм чит илләрнең дәрәҗәле бүләкләре бирелә. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев