erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гарәфетдин Зиннуровка сугыш башланганда 14 кенә яшь була

Күлтәс авылында туып-үскән Гарәфетдин ага Зиннуровка быел 95 яшь тулды. Кышларын Казандагы кызында яши, язга чыгуга туган авылына кайтырга ашыга ул.

Җиңү көне алдыннан ветеранны район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, укучылар тәбрикләде.

Сугыш башланганда аңа 14 яшь кенә була. Әтисе белән көтүдә вакытта әлеге хәвефле хәбәр килеп ирешә. Ир-егетләрне бер-бер артлы фронтка алып бетерәләр. Гарәфетдин кебек малайлар хатын-кызлар белән бергә эшкә җигелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1944 елда аңа да чират җитә. Урмандагы лагерьда өйрәнүләр үтәләр. Аннан төрле урыннарга тараталар, Гарәфетдин хезмәт иткән полкны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, Япония белән сугыш башлана.

Туган авылына 1949 елда гына кайта ала. Чирек гасыр электр монтеры булып эшли. Сугыштан исән кайткан кешенең гомере тыныч тормышта аздан гына өзелми кала. Бер авылда багана башында эшләгәндә багана ава, бәхеткә аста калмадым, имгәндем, әмма исән калдым дип, шатланып искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре ветеран

2
X