erid:2VtzquqpS7d
Газдан хәвеф-хәтәрсез файдаланыйк
Арча яңалыклары

Газдан хәвеф-хәтәрсез файдаланыйк

Әңгәмәдәш – “Сабагаз” идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров

- Илшат Әнәсович, сезгә күпләрне кызыксындырган сорау: газ хезмәткәрләре газ җиһазларын техник карау вакытында нинди хезмәт башкарырга тиешләр?
– Абонент белән ике арада техник хезмәт күрсәтү буенча килешү төзелә. Шул килешүдә язылган газ җиһазларына мастер техник хезмәт күрсәтә. Иң башта газ килүче торбаларның ялганган урыннарын, кран тирәләрен газ чыгып утырмыймы – тикшерәләр. Краннарның төзеклеген карыйлар. Мунча мичеме ул, өйдәге котелмы – җилләткечләрнең, төтен юллыкларының суыру көчен тикшерәләр. Газ җиһазларының автоматикасы эшлиме, газның яну сыйфаты ничек, дөрес янмаса ул газны күбрәк сарыф итә, ис чыгара, горелканың чисталыгын карыйлар. Стенага беркетелгән ике контурлы автомат газ котелларының тышкы капкачын ачып, эчтәге җиһазларны карыйлар, тузанын суырталар. Төзексезлек тапсалар төзәтәләр, майлыйлар һ.б. Ә өйдәге хуҗа кеше газ җиһазларын үзе тикшерергә һәм техник хезмәт күрсәтергә тиеш түгел. Аның өчен газ мастерлары бар.
– Түбә башына менеп, җилләткеч, төтен юллыкларын тикшерәсезме?
– Юк, безнең хезмәткәрләр түбә башына менми. Аның өчен аерым оешмалар бар.
– Сезнең оешмага гадәттә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Күбрәк газ котелы эш-ләми дип шалтыраталар.
– Районда газ ягулыгы белән бәйле хәвеф-хәтәрләр булганы юкмы?
– Юк. Газ ягулыгыннан файдалану мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән киңәшмәдә “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов хәл ителергә тиешле ике төп проблеманы әйтте. Аның беренчесе – абонентларның газдан файдалану кагыйдәләрен тупас бозулары. Үзлек-ләреннән өй эчендә газ җиһазлары урнашкан бүлмәләрне үзгәртәләр, приборлар эшчәнлегенә тыгылалар, газдан саксыз файдаланалар. Болар гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның төп сәбәпләре. Икенче проблема – торак фондның техник хәле. Иске йортлар аерата шөбһә тудыра. Озак еллар файдаланудан төтен һәм җилләткеч каналлар да туза. Бу исә турыдан-туры сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Җилләткеч һәм төтен юллары төзек булмаса, вакытлыча газны өзәбез. Хуҗа җилләтү һәм төтен каналларын төзәтеп яки яңадан төзеп, файдалануга яраклылык турында “ВДПО” дан рөхсәт кәгазе алгач кына, газ килүне ачабыз.
– Газ хезмәткәрләрен өйләренә кертмәүчеләр бармы?
– Районда андый 89 абонент бар. ТРның Дәүләт торак инспекциясе белән шундый 28 абонент административ җаваплылыкка тартылды. Анализ шуны күрсәтә, күп очракта газ сөреме белән агуланулар шәхси торак йортларда күзәтелә. Төтен һәм җилләткеч юллыкларының тузуы һәм аларны дөрес файдаланмау абонентларга турыдан-туры куркыныч тудыра. Техник хезмәт күрсәтү РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маенда гамәлгә кергән карары (№410)  нигезендә үткәрелә. Бу карарга газ белән бәйле хәвеф-хәтәрләр арту сәбәпле 2026 елның 1 мартында үзгәрешләр керде. Техник хезмәт күрсәтеләчәге турында абонентка 20 көн алдан хәбәр ителә. Икенче тапкыр 3 көннән дә соңга калмыйча хәбәр җиткерелә. Әгәр дә инде абонентның өенә кереп булмаса, бу хакта акт төзелә. Яңадан 20 көннән дә соңга калмыйча абонентка техник хезмәт күрсәтү турында хәбәр ителә. Кабаттан 3 көн алдан хәбәр юллана. Әгәр дә инде абонент өенә кереп булмаса, икенче тапкыр акт төзелә. Ике тапкыр акт төзелгәч,  абонетның өенә газ килү туктатыла. Максатыбыз – газдан хәвеф-хәтәрсез файдалану. Исән-имин булыйк!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев