erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Горур атлый белгән гаҗәеп көчле кешеләргә багышланды

“Без, адәм балаларына, һәрвакыт нидер җитми. Ашыгабыз, тормышыбыздан зарланабыз. Сәламәтлек су өстендәге көймә кебек чайкала башлагач кына уйга калабыз. Сәламәтлекнең зур байлык булуына инанабыз"

Инвалидлар да тулы хокуклы, кайбер таза-сау кешеләр белән чагыштырганда энергияләре ташып торган, яшәү, иҗат итү белән янып яшәгән кешеләр. Аларның спорттагы уңышларын, сәхнәдәге чыгышларын күреп сокланырлык. Бервакыт мөмкинлекләре чикле бер төркем яшьләр авыл яшьләре белән очрашты. Чарага нинди уйлар белән килгән булгандыр авыл яшьләре, әмма алар өчен үрнәк алырлык урыннар күп иде. Шуңа инвалидлар дигән сүзне куллану дөрес тә түгел, мөмкинлекләре чикле кешеләр дию кулайрак.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге булып узды. Ул өлкәннәр концерты белән башланып китте. “Без, адәм балаларына, һәрвакыт нидер җитми. Ашыгабыз, тормышыбыздан зарланабыз. Сәламәтлек су өстендәге көймә кебек чайкала башлагач кына уйга калабыз. Сәламәтлекнең зур байлык булуына инанабыз. Кызганыч, аякка басу белән тагын алга чабабыз. Янәшәбездәге дүрт стена арасында яшәргә мәҗбүр булганнарның моң-зарларын ишетергә вакытыбыз да калмый. Һәр кешенең яшисе, яшьнисе килә. Бу бәйрәм язмыш тарафыннан кимсетелсә дә, сынмаган, сыгылмаган, горур атлый белгән гаҗәеп көчле кешеләргә багышлана”. Алып баручының бу сүзләре дөньяга, кешеләргә карашны үзгәртергә өндәде, чынбарлыкка алып кайтты. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул көнне концерт та менә шундый кешеләргә багышланды. Мөмкинлекләре чиклеләр үзләре дә чыгыш ясады, һәрберсенең – Шушмабаштан Айрат Хәйруллин, Арчадан Фәрхат Зыятов, Илгизәр Хөсәенов чыгышлары  көчле алкышлар яулады.

Әнә шундый матур нотада башланып киткән ункөнлек чараларга бай булды. Арча китапханәләр системасының беренче номерлы филиалы мөдире Любовь Капралова җибәргән хәбәргә күз салам. “Мөмкинлекләре чиклеләр ункөнлеге уңаеннан төрле чаралар оештырдык. Ул Арчаның дүртенче мәктәбендә “Изге булу өчен...” дигән изгелек дәресе белән башланып китте. Китап күргәзмәләре оештырылды. Китапханәчеләребез Зилә Сөнгатуллинаның өендә булдылар. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булуга карамастан, Зилә бик актив, бочче белән шөгыльләнә, җиңүләр яулый. Без аның уңышлары белән горурланабыз. “Әкияттә кунакта” дигән әдәби чара  “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен иде”, – дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X