erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әгәр дәүләт хезмәткәре булгансың икән...

Исемлеге Россия Федерациясе норматив хокукый актларында булган дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфаларын башкарган гражданнар, дәүләт яки муниципаль хезмәттән азат ителгәннән соң ике ел дәвамында эш башкаруга (хезмәт күрсәтүгә) хезмәт килешүе яки гражданлык-хокукый килешүләр төзегәндә эш бирүчегә үзләренең соңгы эш урыны турында мәгълүматлар бирергә бурычлы.

 

Әлеге таләпләр “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законның 12нче, РФ Хезмәт кодексының 64.1нче маддәләрендә, Россия Федерациясе Президентының 2010 елның 21 июлендәге “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законның аерым положениеләрен тормышка ашыру турында”гы 925 номерлы Указында күрсәтелгән.

Әгәр гражданин әлеге таләпләрне үтәми икән, аның белән төзелгән хезмәт килешүе өзелә.

Дәүләт хезмәтеннән азат ителгән хезмәткәрләргә килсәк, югарыда әйтелгән бурычны Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 18 маендагы 557 номерлы Указы нигезендә, үзенә, хатынына (иренә) һәм балигъ булмаган балаларына үз керемнәре, милекләре, милек характерындагы бурычлары турында элек мәгълүматлар биргән элеккеге дәүләт хезмәткәрләре үтәргә тиеш.

Закон элекке дәүләт яки муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт килешүе төзү турында  соңгы эш урынына 10 көн эчендә хәбәр итүен яңа эш бирүченең бурычы итеп билгели.  Әлеге таләпне үтәмәгән өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.29нчы маддәсе буенча административ җаваплылык (штраф рәвешендә гражданнарга ике мең сумнан дүрт мең сумга, дәүләт эшендәге кешеләргә егерме мең сумнан илле мең сумга, юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр) каралган. Әлеге административ эшләрне бары тик прокурор гына кузгата.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эш бирүченең элеккеге дәүләт яки муниципаль хезмәткәр белән хезмәт килешүе төзү турында хәбәр итү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 21 гыйнварындагы 29 номерлы карары белән расланган.

Хәбәрдә гражданинның исеме, фамилиясе, атасының исеме, туган көне, ае, елы һәм урыны, азат ителер алдыннан гражданин башкарган дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфасы, оешманың исеме, эшкә алу вакыты һәм боерык номеры, хезмәт килешүен төзү вакыты, гражданин башкарачак вазыйфа, оешманың структур подразделениесе (әгәр булса), вазыйфасы буенча башкара торган бурычлары күрсәтелергә тиеш.

Шулай итеп, элеккеге дәүләт хезмәткәре яңа эш бирүчегә хезмәт кенәгәсендә чагылырга тиешле хезмәт урыны һәм биләгән вазыйфасы турында мәгълүматлар бирергә бурычлы.

Динар Низамов, Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X