erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гриппка каршы вакцинация ясатыр вакыт

Татарстан Республикасында ел саен грипп һәм кискен респиратор вируслы йогышлы авырулар белән 700 меңгә якын кеше авырый.

Бу йогышлы авыруларның 85%ын тәшкил итә. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы гриппка каршы вакцинация ясатырга тәкъдим итә. Бу авырудан саклануның һәм иммунитетны ныгытуның бердәнбер дөрес ысулы. 90% очракта вакцина авыруны булдырмый калырга ярдәм итә. Авырган очракта да, ул катлаулы формада булмый һәм организмга зарар китерми. Үзеңне һәм якыннарыңны саклыйсың килә икән, прививканы ясатырга кирәк! Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова да шул фикердә.

  • Чулпан Равилевна, гриппка каршы прививканы кайчан ясатырга кирәк һәм ничә яшьтән ясатырга ярый?
  • Организмга вакытында вакцина кертү авыруны булдырмый калырга ярдәм итә. Сентябрь-октябрь айлары – вакцина ясату өчен иң кулай вакыт. Чөнки кискен респиратор вируслы инфекция(ОРВИ) авыруларының арткан вакыты түгел. Гриппка каршы прививканы 6 айдан ясатырга мөмкин.
  • Нинди очракта прививканы ясатырга ярамый?
  • Вакцина компонентларына аллергик реакция, аллергик авырулар, югары тән температурасы булган очракта, хроник авырулар кискенләшсә, прививка ясатырга ярамый.
  • Прививка күпме саклый?
  • Организмда иммунитет ике атнадан бер айга кадәр формалаша (уртача 21 көн) һәм бер елга кадәр саклый. Шуңа күрә дә прививканы ел саен ясарга кирәк.
  • Грипп вирусы һәрдаим үзгәреп торса, вакцина булышачакмы?
  • Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы яңа грипп төрләре барлыкка килүне җентекләп күзәтеп тора һәм вакцина составын эпедимиологик чор башланганчы үзгәртә. Бу медицина препаратлары РФ граңданнарын вакциналаштыруның махсус программасына туры килә. Россиядә кулланылучы барлык вакциналарның да лицензиясе бар, алар сыйфатлы һәм куркынычсыз.
  • Йөкле хатын-кызларга прививка ясатырга буламы?
  •  Йөклелек - бик әһәмиятле чор. Шуңа да ясату мөһим. Мондый халәттәге хатын-кызларга прививка ясатырга мөмкинме икәнен аны күзәткән табиб кына хәл итә. Алар өчен гриппка каршы махсус вакцина бар.
  • Гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?
  •  24 августтан Арча районы халкы өчен  бушка гриппка каршы вакцина ясый башланды. Прививка ясатырга теләүчеләр үз участок терапевтларына мөрәҗәгать итә ала. Бу алдан язылусыз һәм чиратсыз башкарыла. Шулай ук, балаларга прививка ясар өчен, күчмә бригадалар уку йортларына йөрәячәк.  Шуны да искәртеп үтәсем килә, вакцина ясау – бары табиб күзәтүендә һәм медицина хезмәткәре тарафыннан гына башкарыла торган процедура. Сәламәт булыйк!
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X