erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гыйльметдинов: Конституциягә төзәтмәләр - традицияләрне, мәдәниятне һәм телне саклау

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан депутат илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты.

Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр блогы россиялеләр өчен мөһим булган яңалыкларга: гражданнарның социаль хокукларын яклауга, дәүләт идарәсен камилләштерүгә кагыла. Бүген тавыш бирүдә катнашкан Россия Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Илдар Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.

«Төзәтмәләр минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән була алмый дигән позицияне беркетә — бу бик мөһим норма. Алар (төзәтмәләр — Т-и иск.) күпмилләтле халыкларның традицияләрен, мәдәниятен, шул исәптән телне яклауны һәм саклауны гарантияли», — диде Гыйльметдинов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Парламентарий билгеләп үткәнчә, Конституциянең барлык нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен тиешле федераль закон һәм башка норматив актлар кабул итәргә кирәк булачак. «Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, без Конституциянең яңа нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 50 тирәсе федераль законны карарга әзер булачакбыз. Бу — декларатив нормалар гына түгел», — дип искәртте депутат.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X