erid:2VtzquqpS7d
Гүзәл затларга – чәчәкләр
Арча яңалыклары

Гүзәл затларга – чәчәкләр

Ә чәчәк алу хатын-кыз өчен үзе күңелле.  

8 март көнне шәһәр уртасында юлда машина белән идарә итүче хатын-кызларга чәчәк әйләмнәре тапшырдылар. Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре ел да шулай автоледиларны котлыйлар. Каршыңа юл-патруль хезмәткәре чыгып туктарга кушса, кем булса да каушап каладыр. Хатын-кызлар бигрәк тә. Әмма 8 мартта гына түгел. Чөнки гүзәл затларыбыз белә инде – бу юлы аларны бәйрәм уңаеннан туктаталар. Ә чәчәк алу хатын-кыз өчен үзе күңелле.  


Арча хәбәрләре

Нет комментариев