Реклама
Арча Укучылар Сараеның “Нур” балалар телестудиясенең Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендәге журналистлары Рүзәл Шәрипов, Зәринә Зәйнакова, Зәринә Хәкимова, Динә Нәҗметдинова, Ильвира Галимҗанова, сентябрь аенда “Бөркеткәй” Бөтенроссия балалар үзәгендә узган “БумерангТВ” форумында катнашып гран-прига ия булды. Студиягә видеокамера бүләк ителде.
Аннан кайтып та өлгермәде, журналистлар Рүзәл Шәрипов, Зәринә Зәйнакова, Эльзана Никитина, Валерия Котова, Камилла Гатауллина “Талантлар университеты”ның проектлар конкурсында катнашып, икенче урынны яулап кайтты. Алар яклаган “Инклюзив медиастудия” проектын тормышка ашыру өчен утыз мең сум акча биреләчәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз