erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

И Казан арты,сиңа кайттым сөеп тагын да мин...

Казан арты....Әлеге якларны ишетеп белмәгән кеше бөтенләй юктыр ул.Күп кенә күренекле татар язучылары һәм сәнгать эшлекләре Арча якларыннан чыккан,дөньядагы бердәнбер “Әлифба” музее да биредә урнашкан,милләтемнең йөзек кашы булган Тукае да биредә дөньяга килгән....

И Казан арты,сиңа кайттым сөеп тагын да ми

Арча ягы безнең өчен педагогия училищесы белән йөрәкләргә мәңгелеккә кереп калды.Татарстан Республикасының бик күп районнарыннан үзенә укучылар җәлеп итүче әлеге уку йортында 1982-1986 нчы елларда белем алу безгә дә насыйп булды. Меңәрләгән укучыны,шул исәптән безне-34 авыл баласын үз кочагына алган әлеге уку йорты безнең күңелләрдә иң кадерле истәлекләрне саклый.Әлеге истәлекләрнең иң яктысы әлбәттә инде ,аның җитәкчесе,укытучылары.

Кеше гомере –чиксез диңгездә бер тамчы,мәңгелекнең бер мизгеле. Шушы мизгелдә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга,мәңгелек исем алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Җирдә яшәү үзе бер бәхет булса,КЕШЕ дигән олы исемне йөртү-тагы да зуррак бәхет. КЕШЕ дигән бөек исемгә лаеклы затларыбызның берсе-безнең яраткан директорыбыз-Илдус Габдрахман улы Сәгдиев.Аллаһ Тәгалә изгелек сыйфатларын өләшкәндә Илдус абыйга аеруча зур игътибар биргән,күрәсең,ул- киң күңелле,ягымлы,тирән белемле,шәф-катьле,коллективта һәркемгә үрнәк,кеше хәленә керә белүче таләпчән директор.Ул эшләгән дәвердә укытучылар коллективы дус һәм тату гаилә булып,укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирүдә зур тырышлык куйды. Меңәрләгән укытучының укытучысы булган Илдус Габдрахман улы өчен без “сеңелем”,”энем” булдык.Башкача ул безгә эндәшә дә алмас иде,чөнки 15 яшеннән ата-анасының җылы кочагыннан чыгып киткән самими балаларны чын аталарча,абыйларча кайгыртмаса,уку йортының дәрәҗәсен саклый алмас та иде ул. Илдус абый Арча педагогия училищесын югары дәрәҗәдә тоту өчен үзен – үзе аямый,намус белән хезмәт итте,тагын да яңа уңышларга ирешү өчен,Татарстанда гына түгел,Россиядә дә уку йортының статусын югары дәрәҗәдә саклар өчен күп көч куйды .

Укытучы һөнәренең асылына төшендерү белән беррәттән, яхшыны яманнан аера белергә ярдәм итеп, бер-береңә ихтирамлы булу кебек кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүдә дә аның өлеше зур.Үзенең шәхси мөгамәлләсе белән ул бездә дә дус,бердәм группа оештырырга этәргеч бирде,кирәкле урында төпле киңәшләрен бирде,безнең йөрәкләребезгә миһербанлык орлыклары салды,бу тормышта үзебезгә тиеш лаеклы урынны табарга ярдәм итте,үзенә карата тирән ярату,ышаныч һәм хөрмәт казанды.

Әлбәттә,Илдус абыйның барлык уңышларында гомер юлдашының да роле зур.Үзенә ышанычлы терәк булырдай сайлаган хәләл җефете Флюра ханым белән бергә тугры юлдан инде ярты гасырдан артык бергә атлыйлар.Үткәнгә карасаң-бергә узган матур еллар,бәрәкәтле хезмәт нәтиҗәләре белән үрелгән, ә бүгенгесе балаларының,оныкларының,туганнарының,күп санлы укучыларының җылы карашы белән бизәлгән.

Бер акыл иясе болай дигән:берничә айдан уңыш алыйм дисәң-иген чәч, 10 елдан җимеш алыйм дисәң-агач утырт,гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим,җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң-балалар укыт.Әлеге әйтем нәкъ безнең укытучыбызга атап әйтелгән кебек.Безнең күңелләрдә әнә шундый тирән эз калмаган булса,уку йортын тәмамлауга 36 ел узса да,Казан артын сагынып кайтмас идек.Монда безнең –“Д” группасының шау-шулы студент еллары да,бердәмлеккә,хезмәткә өйрәткән бәрәңге басулары да,сабантуй мәйданнары да,беренче дәресләр дә,сыйныф җитәкчеләребез белән бергәләп сәяхәт итүләр дә,шау-гөр килеп узган кичәләр дә,Чечен Республикасына барган студентларның хезмәт отрядлары да,балаларның ял лагерьларында вожатый булып эшләүләр дә,ялан кырда “үзебез өчен” диеп яңа училище төзелешендә катнашулар да,мөстәкыйль тормышка аяк басарга өйрәткән хезмәт күнекмәләре дә.... Боларның барысы өчен дә без хөрмәтле шәхесебез Сәгдиев Илдус Габдрахман улына һәм аның кул астында эшләгән барлык мөгаллимнәргә рәхмәтлебез.

Узып баручы елның көз аенда миңа Кайбыч районы ветераннар советы рәисләре белән “Әлифба” музеенда буырга туры килде.Әлеге очрашуга Илдус абый да килгән иде.Аның белән шулай көтмәгәндә очрашу миңа яңа көч,энергия чыганагы бирде.Укытучымның безнең язмыш турында кызыксынуы да,бу тормышта барыбызның да укытучы һөнәренә тугры калып хезмәт итүебез,үз юлыбызны дөрес табуыбыз да аның йөзләрендә чикез горурлык хисе белән чагылды.

Яңа елга санаулы гына көннәр кала. Узып баручы елның соңгы көннәре сезгә 85 нче гомер кышын бүләк итте. Хөрмәтле укытучыбыз,остазыбыз Илдус абый! Әлеге матур бәйрәмнәр Сезгә ныклы сәламәтлек,күңел тынычлыгы,кайгы-хәсрәтсез көннәр,тән сихәте ,бәрәкәтле озын гомер алып килсен. Тугры юлдашыгыз Флюра ханым белән иман байлыгы белән яшәп,парлы канат кагыгыз.Балаларыгызга терәк булып,аларның игътибарын ,игелеген күреп яшәгез. Бүгенгедәй тормыш асылын ,яшәү тәмен җуймыйча,көр күңелегезне югалтмыйча яшәгез!Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез.

Тирән хөрмәт белән Арча педагогия училищесының

1986 нчы елгы чыгарылыш “Д” группасы исеменнән Розалия Садриева(Шиһапова)- Кайбыч(Апас) районы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X