Райондашларыбыз тагын дүрт призлы урын яулады: берсе биология, өчесе химия буенча. Бу хакта район мәгари идарәсе хәбәр итә.
Яңа Кенәр мәктәбе укучысы Айсылу Хөсәенова биология буенча республика олимпиадасы призеры исемен яулады. Укытучысы – Нурфия Садыйкова.
Химия буенча “Олимпка юл” олимпиадасында Арча районыннан өч укучы призер булды: Лесхоз мәктәбе укучысы Замирә Саттарова (укытучысы – Сәлимә Корбанова), Арчаның 1нче мәктәбе укучылары Эмиль Сәмиев (укытучысы – Эльвира Камалова) һәм Миләуша Галимҗанова (укытучысы – Лилия Әхмәтова).
Исегезгә төшерәбез, берничә көн элек без инглиз теле һәм икътисад буенча олимпиадаларда призлы урыннар алган укучылар турында язган идек. Призерларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев