Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 17 июльдә Яңа Кенәрдә авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 17 июльдә Яңа Кенәрдә авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрде.
Яңа Кенәр авыл җирлеге районда иң зур җирлекләрнең берсе, аңа 10 авыл керә, аларда 4 меңнән артык кеше яши, шуларның 2 меңнән артыгы – Яңа Кенәр авылында.
Җирлеккә кергән авылларда тулы канлы тормыш бара, мәгариф, медицина, мәдәният учреждениеләре, мәчетләр эшләп тора.
Авыл җирлеге башлыгы Әгзам Гайфуллин иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе, халык белән аңлашып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып яши.
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәр булган урында уңышлы якларны билгеләп үтү белән бергә булган проблемаларны да игътибар үзәгенә алды, хәл итү буенча күрсәткечләр бирде.
Соңыннан Яңа Кенәр мәдәният йортында йомгаклау өлеше булды. Төрле хезмәт вәкилләре җирлекләр хәл итәргә тиешле мәсьәләләр буенча чыгыш ясады.
Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыру буенча активлык күрсәтәләр. Ярдәмне җыеп кына калмыйлар, илтеп тә бирәләр. Хәрби частьлар командирлары җибәргән Рәхмәт хатларын, медальләрне район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ияләренә тапшырды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев