18 гыйнварда Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында Винер Шакирҗанов истәлегенә 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол ярышлары узды
Бу ярышларны спортчының бертуганы Надил Шакирҗанов быел 16 нчы тапкыр уздырды. Ярышта Яңа Кенәр, Арча, Әтнә, Балтач, Теләче, Мари Эль командалары катнашты.
Уеннарның гәтиҗәләре буенча:
1 урын – Теләче
2 урын – Арча
3 урын – Балтач
Җиңүче командаларга медаль, грамота, бүләкләр бирелде. Барлык уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар кайнар ризык белән тукландылар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев