erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә яңа парк булачак

Яңа Кенәрдә яңа парк булачак

Район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов 4 ноябрьдә Яңа Кенәр авылында булдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин авылда быел башкарылган эшләр белән таныштырды.

Үзара салым программасы буенча урамнарга вак таш җәю дәвам итә. Әлеге программаның әһәмиятен халык елдан ел яхшырак аңлый. Җирлеккә кергән Яңа Ашыт авылы халкы үзара салымны 3 әр мең сумнан җыйган.

Яңа Кенәр авылында игелекле эшләргә ярдәм итәргә әзер торган эшмәкәрләр бар. Эшмәкәрләр тагын да артырга тора, хәзер авылда сәнәгать паркы ачу буенча эш башлана. Район башлыгы кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез, диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы авылны төзекләндерү буенча киңәшләрен бирде.

Яңа Кенәрдә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә киткән ир-егетләргә кирәк-яраклар җыйнап җибәрү буенча да бик актив эшлиләр. Район башлыгы аларның барысына да рәхмәт әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X