“Ура авылга!” проекты кысаларында әби-бабайлары янына каникулга кайткан балалар өчен тематик мультфильм күрсәтү белән куркынычсызлык дәресе узды.
Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында “Ура, авылга” проектында катнашучылар өчен 24 июнь көнне “Аттракционнарда куркынычсыз күңел ачабыз” дигән темага куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Күрсәтмәлелек өчен балаларга мультфильм күрсәттеләр. Бу хакта безгә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча шәһәре һәм муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.
“Мондый чаралар аттракционнарда куркынычсыз уйнау кагыйдәләре белән танышуга юнәлдерелгән. Дәресне 7-11 яшьлек балалар, шулай ук вожатыйлар һәм укытучылар тыңлады. Катнашучыларның гомуми саны 68 кеше”, – дип билгеләп үтте ул.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев