erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Яңарыш” ширкәтендә еллык техник карау үтте

Техник карауга барысы 58 техника тәкъдим ителде.

26 мартта “Яңарыш” агрофирмасы” ширкәтендә үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны чираттагы еллык техник карау узды. Техник карау өчен 58 техника тәкъдим ителде.

“Әлеге хуҗалыкта механизаторлар ел саен еллык техник карауга җаваплы карыйлар. Техника куелган таләпләргә туры килә, алар техник тикшерү узу турында таныклык алачак”, – дип билгеләп үтте бүлек җитәкчесе – Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.

Трактор йөртүчеләр белән язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. Мисал итеп 2024 елда Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре очракларын китерделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев