erid:2VtzquqpS7d
Яхшылыгыгыз меңе белән кайтсын
Арча яңалыклары

Яхшылыгыгыз меңе белән кайтсын

Безнекеләр - интернатта

Айваннан Диләрә Сөнгатуллина, Рәмзия Минашаева, Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәният учреждениясеннән Миләүшә Фәрхуллина, тынгы белмәс хезмәт ветераны Сәгыйдә Гаязова, гармунда уйнап, җырлап, кешеләрнең күңелләрен күрә белә торган Рәмзия Гайфуллина Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта булып кайттылар. Болай гына түгел, концерт куйдылар. Шулай интернатта тәрбияләнүчеләрнең күңелләрен күрделәр. 

Үзешчән артистларның бу якларга беренче генә килүе түгел, ел да шушы вакытта алар биредә яшәүчеләргә бәйрәм оештыра һәм шуның өчен күпме рәхмәт сүзләре ишетә.

- Аллаһы Тәгаләнең мең рәхмәтләре яусын сезгә. Сезнең белән бергә уйнап, җырлап, биеп рәхәтләнделәр. Күпме шатлык өләштегез.  Яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын, - дигән сүзләр белән озаталар аларны.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев