erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ибраһим – чемпион

2 ноябрьдә менталь арифметика буенча “АКIRA BATTLE”–“Нашествие магов” дип аталучы Халыкара онлайн олимпиада узды. Олимпиадада җиде илдән 300дән артык укучы катнашты. Араларында арчалар да бар.

Катнашучылар гына түгел, арчалар җиңүче дә булды! Кәрим Шәйхетдинов, Сөләйман Сәйфуллин, Дарина Галиуллина югары титулларны алсалар, Ибраһим Фәттиев “Чемпион” титулында 1нче урыны яулады.

Менталь арифметика программасы Арча районында 5-16 яшьлек укучыларга өстәмә белем буларак инде өченче елын өйрәтелә. Арча Укучылар сараенда әлеге программаны укытучы белгеч Зөһрә Хожаева сүзләренчә, менталь арифметика методикасын кытайлар моннан биш мең ел элек уйлап тапкан. Бу методиканы ул бер семинарда күрә һәм әлеге программаны тирәнтен өйрәнә башлый. Махсус курслар уза һәм Укучылар сараена балаларга шушы методиканы өйрәтергә дигән тәкъдим белән килә. Бүген Зөһрә Хожаева эшенең куанырлык нәтиҗәләрен күрә һәм әлеге эшкә алынуына бер дә үкенми.  

Менталь арифметика белән 5 яшьтән шөгыльләнүче Ибраһим Фәттиев аның иң алдынгы укучыларының берсе. Әлеге программа буенча уздырылган күләмле олимпиадаларда Ибраһим инде өч тапкыр беренче урын иясе булган. “Бүген көтелмәгән шатлык булды минем өчен. Медаль, акча, дипломнарны биргәннәре бар иде инде, кубок биргәннәре булмады. Бүген икенче төрле бәхет елмайды”, – дип олыларча башлады ул сүзен. Тулы һәм җитди итеп сөйләгән Ибраһимның акыллы сүзләренә шаккатырлык иде. “Менталь арифметика түгәрәге миңа бик ошый. Биш яшьтән йөри башладым. Атнага ике тапкыр шөгыльләнәбез. Өйдә дә махсус программада мисаллар эшлим”, – диде беренче сыйныф укучысы. Мәктәптә укуның кайвакыт кызыклы булмавын, җиде-сигезенче сыйныфлардагы фәннәрне укыйсы килүен дә белдерде ул. Ибраһимның ике урынлы саннарны кушу-алу мисалларын берничә секундта эшләве гаҗәпкә калдырды. Алдындагы экранга карап, шунда күрсәтелгән гамәлләрне кул һәм бармаклар белән ишарәләр ясап (видеосын карый аласыз) тиз арада җавабын әйтә ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Өйрәнә башлаганда ук “абакус” дип аталучы исәпли торган махсус җайланмада эшлибез. Балалар иң элек шуның ярдәмендә исәплиләр. Экрандагы гамәлләрне эшләгәндә дә аларның күз алдына шул җайланма килә. Әнә шул сәбәпле куллар һәм бармаклар белән ишарә ясыйлар”, – дип аңлатты укытучысы, куллардагы ишарә нәрсәне аңлата дигән соравыма.

Ибраһимның әтисе Марат Фәттиев белән күрешеп сөйләшү бәхетенә дә ирештем. “Кечкенәдән бик кызыксынучан иде. Бар нәрсәне санарга яратты. Бер көн шулай, апайлары дәрес әзерләгәндә, аңа да мисаллар язып бирүемне сорады. Бала сорагач, язып карадым. Эшләде. Авыррагын язып карадык, анысын да чишеп куйды. 5 яшьлек баланың шулай эшли алуы башта шаккатырды. Тик хәзер бу гадәти нәрсә кебек безгә. Менә инде өченче ел менталь арифметика түгәрәгенә йөри. Моннан тыш, шашка, шахматны бик оста уйный. Менә әле кичә генә уйнаган идек, улым мине җиңде”, – дип сөйләде әти кеше. Ибраһимның үскәч табиб буласы, кешеләргә ярдәм итәсе килә. Иң күп акча эшләүчеләр – табиблар, дип саный ул.

Арча Укучылар сарае җитәкчесе  Руслан Гыйниятуллин әйтүенчә, менталь арифметика түгәрәгенә йөрүче укучылар математика фәнен генә үзләштереп калмыйча, һәрьяклап үсешкә ирешәләр. Хәтер, интеллект, җитезлек, каршылыкларны җиңү сәләтен үстерергә ярдәм итүче менталь арифметика белән яратып шөгыльләнүче балалар моның ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X