Бу арада бөтен сүз шул буранга барып тоташа. Арчаның «Идарәче компания» ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев белән дә күпкатлы йортлар тирәсен чистарту турында сөйләштек.
- Бураннар башлануга бөтен коллектив белән озайтылган көн графигына күчтек. 39 хезмәткәр,8 техника (6 амкадор,2 барсик) бетуктаусыз ишегалларын,подъезд төпләрен чистарта. Арчада гына 225 күпкатлы йорт бар бит.Анда яшәүчеләр үзләре дә ярдәм итәләр.Станциядә Мостовая урамындагы 7 йортта яшәүчеләр без килгәнче үз тирәләрен ялт иттереп куйганнар. Андый актив кешеләргә чын күңелдән рәхмәт! Шулай бердәм булсак бу сынауны да үтәрбез,.- диде ул.
Нет комментариев