erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иганәчебезгә рәхмәт!

Май уртасыннан башланып июнь уртасына кадәр дәвам иткән “Балам-багалмам” бәйгесендә 20 катнашучы көч сынашты.

Казан, Арча, Яңа Кенәр, Курса Разъезды, Наласа, Кәче, Яңа Кырлай, Апаз, Югары Әзәк, Хәсәншәех, Чөмә-Елгадан берсеннән-берсе матур фотолар алдык.

Җиңүчеләр укучылар тарафыннан бирелгән тавышлар ярдәмендә билгеләнде. 1 урында Югары Әзәк авылыннан Раушания һәм Дилюс Шәрәфиевлар гаиләсе. Фотода алар балалары Илүс һәм Эльвина белән иде. 2 урында Яңа Кенәр авылыннан кызлары Азалия һәм Амалия белән Гүзәлия Гарифҗанова. 3 урын Апаз авылыннан Гөлниса Нуриева һәм 5 яшьлек кызы Ясминәгә бирелде.

Җиңгән гаиләләр Арча үзәк стадионында узган “Китап” радиосы оештырган “Мин матурлык эзлим” бәйрәмендә бүләкләнделәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызганыч, өченче урынны алучы гаилә әлеге чарага килә алмады. Берничә көннән Гөлниса Нуриевага бүләкне редакциядә тапшырдык.

Бәйге өчен бүләкләрне тәкъдим итүче иганәчебез шәхси эшмәкәр Ренат Шиһабиевка тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Балалар өчен уздырылган бәйгеләрдә даими рәвештә иганәче булучы Ренат Шиһабиев быел да балаларны матур бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр белән сөендерде. Эшләгән яхшылыгы үзенә әйләнеп кайтсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X